Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Актаныш кадет интернат-мәктәбе - Татарстан Республикасында 2016нчы елның иң яхшы белем учреждениесе

Татарстан Республикасы Советлар Союзы Герое Хәсән Заманов исемендәге кадет-интернат мәктәбе балаларга хәрби-патриотик рухта тәрбияләү һәм сыйфатлы белем бирү буенча район мәктәпләре арасында аерым урын алып тора. Иҗади шәхес үстерү һәм формалаштыру - хәзерге заман мәктәбенең төп бурычы. Алдынгы педагогик тәҗрибәне өйрәнү һәм укыту - тәрбия эшчәнлегендә куллану түбәндәге эшчәнлек аша...

Татарстан Республикасы Советлар Союзы Герое Хәсән Заманов исемендәге кадет-интернат мәктәбе балаларга хәрби-патриотик рухта тәрбияләү һәм сыйфатлы белем бирү буенча район мәктәпләре арасында аерым урын алып тора.
Иҗади шәхес үстерү һәм формалаштыру - хәзерге заман мәктәбенең төп бурычы.
Алдынгы педагогик тәҗрибәне өйрәнү һәм укыту - тәрбия эшчәнлегендә куллану түбәндәге эшчәнлек аша тормышка ашырыла: методлары - документларны өйрәнү, әңгәмә; оештыру эшләре - махсус курслар, семинарлар, сайтлар белән эшләү; формалары - педагогик укулар, киңәшмә, күргәзмә, ачык дәресләр; белем күтәрү.
Укытучыларыбыз проект эшчәнлеге белән шөгыльләнәләр. Шулай ук педагогик тәҗрибә белән төрле матбугат басмаларда уртаклашып, педагогик темаларга хезмәтләр бастыралар.
Мәктәпнең методик темасы - "Хәзерге инновацион технологияләр һәм кадетларга белем бирүне модернизацияләү шартларын камилләштерү"
Укытучыларның методик осталыгын арттыруның актив формалары булып конференцияләрдә, семинарлар һәм вебинарларда катнашу тора. Укытучылар район күләмендә үткәрелгән методик оешмаларда катнаштылар, район һәм куст методик берләшмә утырышларында методик чыгышлар ясадылар.
Яңа педагогик технологияләрне өйрәнү һәм тормышка ашыру укытучы һәм тәрбиячеләр җитәкчелегендә укучылар белән проект эшләре эшләп, төрле конкурсларда чыгыш ясау аша башкарыла. Укытучылар һәм тәрбиячеләр педагогик конкурсларда теләп катнашалар. Яшь укытучыларыбыз да муниципаль конкурсларда катнашып, призлы урыннар яуладылар. Муниципаль конкурсларда мәктәпләр арасында уздырылган бәйгеләрдә уңышларыбыз шактый.
Мәктәп күләмендә дә традициягә әйләнгән конкурслар уздырабыз.
Гомумрәсәй фән олимпиадаларының район этабында 6 фәннән 11 җиңүче бар.
Төрле дәрәҗәдәге конкурсларда катнашулар укытучыларга профессиональ яктан үсәргә ярдәм итә. Укучыларыбыз бөтенрәсәй, республикакүләм, халыкара һәм муниципаль күләмдә үткәрелгән фәнни конференцияләрдә чыгыш ясап, призлы урыннарга ия булдылар.
Укучыларыбыз язмалары ел дәвамында вакытлы матбугатта ("Мәйдан" журналы, "Көмеш кыңгырау", "Актаныш таңнары" газетасы) басылып тора.
Кадет мәктәбенең төп аермасы физик һәп патриотик тәрбиянең аеруча югары формада бирелүендә. Моның нәтиҗәсе булып төрле ярышларда һәм конкурсларда призлы урыннарга ирешү тора. Иң мөһиме- бу конкурслар укучыларыбызның яңа сәләтләрен ачарга, аларга яңа үрләр яуларга ярдәм итә, аларда үз көчләренә ышаныч тудыра.
2015-2016 нчы уку елында белем сыйфаты 44%, өлгереш 100%. Бердәм дәүләт имтиханнарын укучыларыбыз уңышлы бирделәр.
14 укытучы һәм тәрбияче белем күтәрү курсларында булды.
Иҗади, физик яктан чыныккан, туган илен сакларга әзер булган шәхес үстерү һәм формалаштыру - кадет мәктәбенең төп бурычы. Шуңа күрә укытучыларыбыз укыту-тәрбия процессында балаларның сәләтен үстерүгә ярдәм итә торган яңа технологияләр кулланып эшләргә омтыла һәм бу киләчәктә дә шулай дәвам итәр дип ышанабыз.
Алда планлаштырасы эшләребез дә шактый. Укытучылар белән эшне киңрәк җәелдереп алып барырга, район, республика, рәсәй күләмендә уздырылган конкурсларда катнашырга таләп итәргә, күрсәткечләре булмаган укытучылар белән индивидуаль эшләргә кирәк.
Республика күләмендә кадет мәктәпләре арасында уздырылган "Татарстан Республикасының иң яхшы белем учреждениесе - 2016" да җиңү яулады һәм кубок, дипломга лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев