Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Актаныш кызы Англияне шаккаттырды

Үзебезнең җирлектә туып-үсеп, илнең төрле төбәкләрендә хезмәт куючы, уңышларга ирешүче якташларыбыз турында ишеткәч, күңелдә алар өчен горурлык хисләре туа. Кайда гына яшәсәләр дә, нинди өлкәдә хезмәт куйсалар да, безнекеләр сынатмый. Бөекбританиянең Ньюкасл шәһәрендәге университетта клиника фәнни хезмәткәре булып эшләүче, медицина фәннәрендә философия докторы Гөлнар Фәттахова әнә шундыйларның берсе. Туган якларына...

Үзебезнең җирлектә туып-үсеп, илнең төрле төбәкләрендә хезмәт куючы, уңышларга ирешүче якташларыбыз турында ишеткәч, күңелдә алар өчен горурлык хисләре туа. Кайда гына яшәсәләр дә, нинди өлкәдә хезмәт куйсалар да, безнекеләр сынатмый. Бөекбританиянең Ньюкасл шәһәрендәге университетта клиника фәнни хезмәткәре булып эшләүче, медицина фәннәрендә философия докторы Гөлнар Фәттахова әнә шундыйларның берсе. Туган якларына әлегә елга бер генә кайтучы якташыбызны соңгы кайтуында очратып, үзебезне кызыксындырган сорауларыбызны яудырдык. Гөлнар Энгель кызы сөйләгәннәр күпләр өчен кызык булыр дип уйлыйм.
Диссертация яклаганда
- Гөлнар Энгеловна, иң элек Сезне диссертация яклавыгыз белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез. Сәламәтлек саклау өлкәсен сайлавыгызга сезне нәрсә этәрде?
- Тәбрикләвегезгә рәхмәт. Мин - Актаныш кызы. Актанышның 2нче
мәктәбендә белем алдым. Кечкенәдән үк миндә "нинди һөнәр сайлармын икән?" дигән икеләнүләр булмады. Әнием шәфкать туташы булып эшләгәч, аның янына эшкә бара идем. Ак халат киеп йөрүче апаларны күргәч, үземнең дә шулар кебек буласым килде. Һәм мин табиб булам дип хыялландым. Мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт медицина университетына укырга кердем. Анда VI курсны һәм республика клиник хастаханәсендә госпиталь терапия кафедрасында ординатура тәмамладым. Терапевт белгечлеге алып чыктым.
- Бөекбританиягә ничек барып чыктыгыз?
- Укуымны тәмамлагач, Татарстан Президентының "Алгарыш" программасы барлыгын белдем. Ул программа яшь фән эшлеклеләрен чит ил университетларында укып, тәҗрибә туплау мөмкинлеге бирә. Ординатурада укыган вакытта ук мин бавыр чирләре буенча фәнни эш башлаган идем. Фәнни җитәкчем, чит илгә барып укып кайтсаң, киләчәктә үзеңнең карьераңа бик әйбәт булыр иде, диде.
Шуннан соң, тиз генә һөнәри дәрәҗәдә инглиз телен өйрәндем, аның буенча имтихан бирдем. Һәм "Алгарыш" программасында катнашып, җиңеп, 2007 елның сентябрь аенда Ньюкасл университетына укырга киттем. Анда магистратура программасы буенча ничек итеп фәнни эш белән шөгыльләнергә, фәнни проектлар алып барырга, молекуляр һәм биологик медицинада нинди тәҗрибәләр үткәреп булуын өйрәндем.
Шунда укыган вакытта фәнни җитәкчем: "Гөлнар, докторлыкка да укыйсың килмиме? Синең өчен мөмкинлек бар. Син бу тема белән нык кызыксынасың, үзеңнең тәҗрибәң дә бар, кызык булачак", - диде. Ә докторлыкка уку тагын 4-5 ел вакытны алачак иде. Ә мин чит илдә алай озакка калуны планлаштырмаган идем. Әти-әнием белән киңәшләшеп, аларның хәер-фатыйхаларын алып, калырга ризалаштым. Шул ук университетта, шул ук фәнни җитәкчемнең кул астында укуымны дәвам иттем. Монда хроник бавыр чире белән авыручыларның кан басымын һәм автоном нерв системасын тикшерү буенча проект башладым.
Дүрт ел буе шушы проект өстендә эшләдем. Аннан соң ике ел ярым хроник бавыр чирләре белән авыручы пациентлар кабул иттем. Минем кул астында Англиянең төньяк-көнбатышында яшәүче 500ләп пациент иде. Аларда төрле тәҗрибәләр эшләп, фәнни нәтиҗәләр алганнан соң, диссертация якладым. 2013 елның августында миңа Ньюкасл университетыннан медицина фәннәрендә философия докторы дигән исем бирделәр.
- Яшь кенә килеш, шундый уңышларга ирешүегезнең сере нидә дип саныйсыз?
- Мин беркайчан да чит җирдә докторлык диссертациясе яклармын, шунда эшләрмен һәм яшәрмен дип уйламадым. Язмышыңа ни язылса - шул буладыр, аны үзгәртеп булмый дип саныйм. Икенчедән, теләгең булу һәм аны башыңда тотып, шул теләгеңә таба барырга кирәк. Миңа калса, теләгең булса, Аллаһ Тәгалә шуны тормышка ашыру өчен сиңа төрле мөмкинлекләр җибәрә. Өченчедән, үзеңнең үҗәтлегең, тырышлыгың да сораладыр.
Һәрвакытта да кыенлыклар булып тора. Мәсәлән, дүрт ел докторантурада укыган вакытта бөтен материал инглизчә иде, русча да, татарча да түгел. Күп нәрсәләрне аңламаган вакытлар булды. Өстәвенә академик телдә язарга һәм сөйләшергә кирәк. Ә пациентлар исә, киресенчә, үзләренең җирлектәге телләрендә сөйләшәләр. Аларны да аңларга, уртак тел табарга кирәк. Шуның өчен төннәрен йокламыйча инглиз телен өйрәнә, белем буенча артта калмас өчен фәнни мәкаләләр укый идем. Чөнки пациентлар биргән сорауларга дөрес итеп җавап та бирергә кирәк.
Ә чит ил пациентлары нык белемле булулары белән аерыла. Әлбәттә, башта курка идем. Аннан
үз-үземә ышаныч артты. Диссертацияне язган вакытта соңгы ике елда бик нык тырышырга туры килде. Чөнки докторантурага укырга кергән кешеләрнең бик күбесе, яза башлау белән, мин ерып чыга торган эш түгел бу, дип, аны ташлыйлар. Диссертация өчен 100 мең сүз язарга кирәк. Минеке инде алай ук булмады, 78 мең сүз яздым. Инглиз теле туган телем булмагач, артык күп яза һәм сөйли алмадым. Ләкин шулай булса да, бик яхшы дип кабул иттеләр, чөнки эшләнгән эш бик күп иде. Шуның барысын да төгәл итеп яздым.
- Диссертациягезне нинди темага якладыгыз? Чит илдә һәм чит телдә диссертация яклау бик авыр булмадымы?
- Диссертациямне исерткеч эчемлекләргә бәйле булмаган бавыр авырулары вакытында организмдагы төрле тайпылышлар һәм физик активлыкның эффекты дигән темага якладым. Әйткәнемчә, төрле пациентларны кабул итәргә һәм төрле тәҗрибәләр үткәрергә туры килде. Ә диссертацияне инглиз телендә яклауның авырлыгына килгәндә, сүз дә юк, җиңел булмады. Диссертацияне фәкать үз сүзләрең белән язу таләп ителә. Әгәр башка фәнни
чыганаклардан өч сүздән торган фразаны куллансаң да, синең эшеңне комиссия сызып ташлый. Цитаталарны куллансаң, чыганагын тулысынча күрсәтергә тиешсең. Шул яклары авыррак булды. Тик эшемне югары бәяләделәр.
Англиядә шулай...
- Бездә, әгәр кешенең бавыры авырта икән, спиртлы эчемлекләрне азрак эчәргә кирәк, дигән фикер яши. Үзегезнең фәнни тикшерүләрдән чыгып, бу фикер белән килешәсезме? Спиртлы эчемлекләрне гел кулланмаган кеше дә бавыр чире белән авырырга ихтималмы?
- Чынлап та, Россиядә шундый караш яши. Берәрсе бавыр авырта дисә, аңа: "Азрак эчәргә кирәк", - диләр. Әмма бу фикер бик дөреслеккә туры килми. Чөнки спиртлы эчемлекләрне бер тапкыр да кабып карамаган кешенең дә бавыры авыртырга мөмкин. Хәзерге вакытта Европаның көнбатыш илләрендә бавыр чирләре күп ашаганнан һәм аз хәрәкәтләнгәннән килеп чыга дигән фикергә килделәр. Бавыр май белән каплана һәм үзенең функциясен үти алмый, организмны токсиннардан чистарта алмый башлый. Шул ук вакытта геннардан килгән бавыр чирләре дә бар. Алары тумыштан ук килә. Бәрелү-җәрәхәтләнүдән бавыры зарарланып, авыруга әйләнүчеләр дә очрый. Сүз дә юк, алкоголь куллану да бавырга тискәре йогынты ясый, әмма бар кешегә дә түгел. Мәсәлән, геннарында бавыр чире булуга шик бар икән, алкоголь аңа тәэсир итеп, цирроз китереп чыгарырга ихтимал.
Кайбер кешеләр шул цирроз белән гомерләренең ахырына кадәр яши, кайберәүләрнең быел цирроз башлана икән, киләсе елга аның тәне саргая, эченә сыеклык туплана, һәм кешегә бавырны күчереп утырту кирәк була. Диссертация язу барышында төрле тикшеренүләр үткәрдек. Төрле дарулар тәкъдим итеп карадык. Ләкин иң файдалысы - физик күнегүләр дигән фикергә килдек. Ул бавырдагы, бил тирәсендәге эчке органнарны каплап алган май күләмен төшерә.
- Моның өчен махсус күнегүләр ясарга кирәкме?
- Пульсны 100дән арттыра торган теләсә нинди күнегү дә ярый. Атнасына өч тапкыр 30ар минутлык күнегүләр ясау кешенең сәламәтлегенә нык уңай тәэсир итә.
- Бавырга антибиотиклар, ялкынсынуга каршы дарулар, аспирин бик нык начар тәэсир итә дидегез...
- Безнең илдә күпләр, әз генә салкын тиеп авырса да, вирусларга каршы дарулар, антибиотиклар кабул итә башлый. Бу, беренчедән, бавырга тискәре йогынты ясаса, икенчедән, кабаттан чирләсәгез, бактерияләрнең бу антибиотикларга яраклашуы барлыкка килә һәм аларны җиңү өчен тагын да көчлерәк дарулар кирәк була. Нәтиҗәдә, организм хәлсезләнә.
- Без кечкенә балаларыбызга, авырый калсалар, даруларны бик күп бирәбез. Ул даруларны куллану үскәч организмнарында чагылыш табачакмы?
- Әлбәттә, 5 яшькә тикле балаларга биргән дарулар киләчәктә аларның сәламәтлегенә бик нык тискәре тәэсир итә. Шуның өчен дә Англиядә 5 яшькә кадәрге балаларга, хәле бик нык авыр булмаса, парацетамолдан башка дарулар бирергә рөхсәт ителми.
- Бала салкын тиеп, авырмый тормый бит...
- Анда 5 яшькә кадәрге балаларның елга 10-12 тапкыр тын юлларына салкын тиеп авыруы гадәти хәл санала. Бу киләчәккә балаларның иммунитетын ныгыта. Әгәр дә биш яшькә тикле бала тын юллары авырулары белән авырмаса, аның организмы мәктәп яшендә әлеге авыруларга каршы торырга әзер түгел дип табыла. Бала авырганда, тән температурасы 39 градуска кадәр күтәрелмичә, аңа бернинди дә дару бирмиләр. Организм вирусларга каршы көрәшергә, аларны үтерергә тиеш дип санала. Тән температурасы 39 градустан арткан очракта гына парацетамол бирергә рөхсәт ителә. Аннан түбән температурада дару биреп, тән температурасын төшерәбез икән, вируслар тагын да күбрәк үрчи, организм хәлсезләнә. Ютәл, күкрәктә гырлау булып, өч атна дәвам итсә, норма булып санала. Аннан артса, тикшертергә кирәк, пневмония булса, аңа табиб дәвалау курслары билгели.
- Гөлнар Энгеловна, Англиядә дарулар кыйммәтме?
- Англиядә даруларга бәя дигән әйбер юк. Анда парацетамол һәм аллергиягә каршы бер-ике төрле даруны гына аптекалардан сатып алырга мөмкин. Калган барлык дарулар да табиб рецепты буенча бушка бирелә. Анда дарулар гына түгел, халыкка сәламәтлек саклау хезмәте күрсәтү дә бушка. Һәр ел саен, эшли торган кешеләр үзләренең хезмәт хакларыннан берникадәр өлешен сәламәтлек саклау системасына күчереп баралар. Шул эшли торган кешеләр күчергән акча барлык ил халкына бушлай медицина хезмәте күрсәтү өчен җитә. Ил халкына гына түгел, килгән туристларга, студентларга да бушлай медицина хезмәте күрсәтелә.
- Ә табиблар ришвәт аламы?
- Англиядә табиблар ришвәт алмый. Чөнки алар зур хезмәт хакы алалар. Аларга ришвәт кирәк тә түгел. Башка һөнәр ияләре дә, шулай ук, ришвәт алып, тотылып, эштән куылганчы, үзенең хезмәт хакына яшәүне өстен күрә. Әгәр ришвәт алып эштән куыла икән, аны башка бер җиргә дә эшкә алмыйлар. Англиядә шундый бер гомуми система эшли: ил буенча һәрбер кешенең кечкенәдән үк эшләгән хилафлыклары, җинаятьләре язылып барыла, һәм аны барлык кешеләр дә ачып карый ала. Эшкә урнашканда шуннан карыйлар да: "Ә, син шул елны шундый җинаять эшләгәнсең, без сине эшкә алмыйбыз", - дияргә мөмкиннәр. Шуның өчен кешеләр дә тәртип бозмаска тырышалар. Анда күчтәнәч бирү дигән әйбер дә юк.
- Безнең ил халкы ялган дарулардан да тилмерә, ә Англиядә моның буенча проблема бармы?
- Англиядә ул проблема юк. Чөнки даруларның барысы да үзләрендә җитештерелә. Җитештерүче компанияләрдән турыдан-туры даруханәләргә, хастаханәләргә озатыла.
- Сез хәзер Ньюкасл университетында клиника фәнни хезмәткәре булып эшлисез. Сәламәтлек саклау министрлыгы эшчәнлегендә дә катнашасыз. Англиядәге җитәкчеләр тарафыннан медицина өлкәсендәге яңалыклар ничек кабул ителә?
- Һәрбер яңалык җитәкчеләр тарафыннан уңай кабул ителә. Үзгәрешләр бездәгегә караганда җиңелрәк тә кертелә. Һәрбер яңалыкта соңгы сүз минем кебек фән эшлеклеләреннән тора. Без Англиянең төрле районнарында, шәһәрләрендә тәҗрибәләр үткәрәбез дә, менә шундый үзгәреш кертеп карадык, шундый статистика, шуның кадәр файдасы булды, шуның кадәр акчаны янга калдырырга мөмкин, дип, сәламәтлек саклау министрына күрсәтәбез. Алар безнең мәгълүматларны ныклап карап, әлеге яңалыкны бөтен ил буенча кертәләр. Шуны да әйтергә кирәк: анда тәҗрибәләр үткәрү өчен ел саен бик зур акча бүлеп бирелә. Һәм яңалыклар кертү өчен бик күп эшләнә.
- Соңгы вакытта нинди проект өстендә эшлисез?
- "NHS 111" дип атала. Анда яңа телефон хезмәте керттеләр. Ул ашыгыч ярдәм түгел. Кеше бераз авырып тора, тормышына куркыныч та янамый, әмма табибка барырга мөмкинлеге юк. Ә сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләүче кеше белән сөйләшәсе, киңәш сорыйсы килә. Менә шундый вакытта ул 111 дигән телефон номерын җыя. Үзен борчыган сорауларын бирә, белгечләрдән консультация ала. Әгәр кирәк булса, белгечләр аңа ашыгыч ярдәм җибәрәләр, яисә табибка күренү өчен килергә кушалар, вакытын билгелиләр. Табиб ул кеше турында барлык мәгълүматларны - нинди чир белән авырганын, диагнозын, проблемаларын белеп, көтеп тора. Менә шушы сервисны кертү өстендә эшлибез. Әлегә ул Англиянең 36 шәһәрендә генә эшли. Шулар белән эш алып барам.
Әгәр аларның эшләре эффектлы, әлеге хезмәт ашыгыч ярдәм бүлегенең, гомум гамәли табибларының эшен бераз булса да җиңеләйтә дип табылса, аны бөтен Англия буенча кертәчәкләр. Әлеге проект 2015 ел башында башланган иде, октябрь ахырында тәмамлана. Шуннан соң, сәламәтлек саклау министрына ясаган нәтиҗәләрне күрсәтәчәкбез. Әгәр әлеге проект нәтиҗәләре җитәкчелек тарафыннан яклау тапса, аны 2016 елның башыннан бөтен Англия буенча кертеп җибәрергә планлаштыралар.
"Илебезгә хезмәт итәргә хыялланам"
- Инде бераз шәхси тормышыгыз хакында да кызыксынасы килә. Англиягә барып укый башлагач, кайда тордыгыз? Анда яшәү шартлары нинди? Кыенлыклар да булдымы?
- Анда тулай торакта тордым. Ул тулай тораклар безнең илдәге биш йолдызлы отельләр кебек. Һәр студентның аерым бүлмәсе бар. Ваннасы да, бәдрәфе дә үзендә. Бары тик кухнясы гына 5-6 студентка берәү. Бәясенә килгәндә, анда кыйммәт, хәтта 20ләп тапкыр. Авырлыкларга килгәндә, инглиз телен яхшы белсәм дә, барып яши башлагач, беренче ике айда анда яшәүчеләрнең сөйләшүләрен аңламадым. Чөнки алар үзләренең диалектларында сөйләшәләр. Читтән килгән студентлар бик күп. Шулар белән аралашып, өйрәндем инде.
- Гаиләгез белән дә таныштырсагыз иде.
- Тормыш иптәшем Мортаза исемле. Ике бала тәрбиялибез. Балаларыбызны балалар бакчасына йөртәбез. Англиядә балалар бакчасында ике балага бер тәрбияче билгеләнгән. Алар балаларны бик яхшы карыйлар. Һәм, әлбәттә, түләве дә бик кыйммәт. Тормыш иптәшемнең үз бизнесы бар.
- Туган як сагындырмыймы соң?
- Башта бик сагына идем. Кай вакыт ташлап кайтып китәсе килгән вакытларым да булды. Тик әткәем белән әнкәем, сабыр бул, киләчәктә үзеңә яхшы булыр, дип тынычландырып тордылар. Кияүгә чыгып, балалар тугач, алар бераз үскәнче Англиядә яшәргә булдым. Киләчәктә үзебезнең Татарстанга кайтып, илебезгә хезмәт итәргә, сәламәтлек саклау өлкәсенә яңалыклар кертергә хыялланам.
-Гөлнар Энгеловна, илебез сезнең кебек фән эшлеклеләренә һәрвакыт мохтаҗ, Сезне көтеп калабыз, кызыклы әңгәмәгез өчен рәхмәт, киләчәктә дә фәнни ачышларда уңышлар Сезгә.
- Рәхмәт.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Актаныш кызы Англияне шаккаттырды

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев