Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Актаныш өлкәннәре автомобиль йөртү осталыкларын күрсәтте (ФОТОЛАР ДА БАР)

4 октябрь көнне районның ДОСААФ оешмасы территориясендә өлкәннәр ункөнлеге кысаларында өлкәннәрнең автомобиль йөртү осталыгы буенча ярыш үткәрелде. Ярышта өлкән яшьтәге гражданнар: 55 яшьлек һәм өлкәнрәк хатын-кызлар, 60 яшьлек һәм өлкәнрәк ир-атлар - барлыгы 13 райондашыбыз катнашты. Бәйге ике өлештән торды: беренче өлештә өлкәннәр теория буенча белемнәрен сынадылар, икенче өлештә автомобиль...

4 октябрь көнне районның ДОСААФ оешмасы территориясендә өлкәннәр ункөнлеге кысаларында өлкәннәрнең автомобиль йөртү осталыгы буенча ярыш үткәрелде. Ярышта өлкән яшьтәге гражданнар: 55 яшьлек һәм өлкәнрәк хатын-кызлар, 60 яшьлек һәм өлкәнрәк ир-атлар - барлыгы 13 райондашыбыз катнашты.
Бәйге ике өлештән торды: беренче өлештә өлкәннәр теория буенча белемнәрен сынадылар, икенче өлештә автомобиль йөртү буенча осталыкларын күрсәттеләр.
Нәтиҗәләр исә түбәндәгечә билгеләнде:
Ир-атлар арасында
1 урын - Фазуллин Фаиз
2 урын- Хуҗин Хәлил
3 урын - Хамитов Мөдәрис
Хатын-кызлар арасында
1 урын - Мансурова
2 урын- Вәлиева Инсия
3 урын - Шәехова Рәйсә
80 яшьтән өлкәннрәкләр арасында быел да Басыйров Фәндускә (Пучы) тиңнәр булмады.
Җиңүчеләргә грамоталар, акчалата призлар һәм ДОСААФ ошмасының бүләкләре тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев