Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Актаныш матурлыгы - үзебезнең кулларда!

"Безнең Актаныш районы Республикада иң чиста төбәкләрнең берсе. Моңа табигатьнең үзенчәлекле булуы һәм, әлбәттә, биредә яшәүче халыкның тырышлыгы зур йогынты ясый", - дип башлады әңгәмәне районның Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Ильясов. Без җитәкчегә Актаныш районында чисталык һәм матурлык ничек саклануы хакында сорап мөрәҗәгать иттек. "2017 ел республикада Экология елы дип...

"Безнең Актаныш районы Республикада иң чиста төбәкләрнең берсе. Моңа табигатьнең үзенчәлекле булуы һәм, әлбәттә, биредә яшәүче халыкның тырышлыгы зур йогынты ясый", - дип башлады әңгәмәне районның Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Ильясов.
Без җитәкчегә Актаныш районында чисталык һәм матурлык ничек саклануы хакында сорап мөрәҗәгать иттек.
"2017 ел республикада Экология елы дип игълан ителде. Агымдагы елда республика буенча һәм районда күп кенә эшләр башкарыла - чүплекләрне чистартып күмү, карт агачларны кисү, район үзәгендә паркларны яңарту эшләре бара", -дип дәвам итте Рөстәм Алмаз улы.
Шулай ук республика буенча йорт яннары территорияләренә дә зур игътибар бирелә. Менә, мәсәлән, ТР бер районында авылларының капка төбендә 15 сантиметр¬дан биегрәк үлән үстерергә рөхсәт итмиләр. Муниципаль хез¬мәткәрләр, капка төпләрендәге чи¬рәм бөтен кешенеке бер төсле булырга тиеш, дип саный. Яңа стандартлар билгеләп, аларны район¬ның тышкы төзекләндерү кагый¬дәләренә дә керткәннәр. Әгәр капка төбендә үсә торган чирәм 15 сантиметрдан биегрәк булса, хуҗаларга беренче тапкыр - 2000, икенчесендә 3000 сум штраф салына икән. Әлеге үзгәрешләр шәхси йортлар өчен генә түгел, ә күп катлы фатирларда яшәүчеләр өчен дә каралган.Шул рәвешле биредә халыкны чисталыкка "өйрәтәләр".
Актаныш районында мондый катгый чаралар каралмый. Районда чисталыкны тәэмин итүне административ комиссия даими күзәтүдә тота. Комиссиянең төп максаты - халыкка җәза бирү түгел, ә кисәтү булып тора.
Җирле хакимият вәкилләре шушы уңайдан халыкка мөрәҗәгать белән чыкты: Хөрмәтле актанышлылар, үз ихата-тирәләрегезне тәртиптә тотыгыз! Актаныш матурлыгы - үз кулыбызда!
ТЕМАНЫ ДӘВАМ ИТЕП: Бу районда штраф салалар
чыганак: Актаныш МР башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев