Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе билгеләнде

12 гыйнвар көнне Актаныш муниципаль районы Советының өченче чакырылыш егерме алтынчы утырышы узды. Сессия эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, "Татарстан халыклар дуслыгы йорты" дәүләт бюджет учреждениесе директоры Ирек Шәрипов, Россия Федерациясе казначылыгының Татарстан Республикасы буенча...

12 гыйнвар көнне Актаныш муниципаль районы Советының өченче чакырылыш егерме алтынчы утырышы узды.
Сессия эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, "Татарстан халыклар дуслыгы йорты" дәүләт бюджет учреждениесе директоры Ирек Шәрипов, Россия Федерациясе казначылыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Рөстәм Нуриәхметов, шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Аппаратының җаваплы хезмәткәрләре, район Советы депутатлары, район прокуроры урынбасары, район суды рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарлары, район Советы һәм башкарма комитетның бүлек башлыклары, оешма-предприятие җитәкчеләре катнашты.
Совет утырышының көн тәртибендә төп мәсьәлә - Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесен билгеләү иде. Марат Әхмәтов Энгель Нәвап улы Фәттахов кандидатурасын якларга тәкъдим итте, аның Республика һәм район дәрәҗәсендә башкарган эшләрен югары бәяләде.
Муниципаль район Башкарма комитеты житәкчесе вазыйфасына Энгель Фәттахов кандидатурасы тавышка куелып, депутатлар тарафыннан бертавыштан ризалык бирелде.
Энгель Нәвап улы исә үз тарафыннан җирлек халкының яшәешен тагын да яхшырту өчен көчен кызганмаячагын белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев