Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе сайланды

Актаныш муниципаль район Советының өченче чакырылыш Х утырышы 28 сентябрь көнне үткәрелде. Сессия эшен район башлыгы Фаил Камаев алып барды. Утырышта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, "Татарстан халыклар дуслыгы йорты" дәүләт бюджет учреждениесе директоры Ирек Шәрипов, Татарстан Республикасы Президентының территорияләр белән эшләү идарәсе баш киңәшчесе Раиль Гаффаров, район башлыгы урынбасары...

Актаныш муниципаль район Советының өченче чакырылыш Х утырышы 28 сентябрь көнне үткәрелде. Сессия эшен район башлыгы Фаил Камаев алып барды. Утырышта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, "Татарстан халыклар дуслыгы йорты" дәүләт бюджет учреждениесе директоры Ирек Шәрипов, Татарстан Республикасы Президентының территорияләр белән эшләү идарәсе баш киңәшчесе Раиль Гаффаров, район башлыгы урынбасары Илфак Бариев, авыл җирлеге башлыклары һәм оешма-предприятие җитәкчеләре катнашты.
Көн тәртибенең төп мәсьәләсе - Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесен сайлау турында булды.
Актаныш муниципаль район Уставы нигезендә муниципаль район Башкарма комитеты житәкчесе район Советы карары белән, конкурс комиссиясе тарафыннан расланган һәм тәкъдим ителгән кандидатлар арасыннан билгеләнә. Комиссия эшенең нәтиҗәләре белән конкурс комиссиясе секретаре, муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәев таныштырды. Нәтиҗәдә 2 кандидат сайлап алынган: Илфак Бариев һәм Рөстәм Ильясов. Беренче кандидат Илфак Бариев сессиядә үз кандидатурасыннан баш тартты. Икенче кандидатны сайлау ачык тавышка куелды.
Депутатлар Актаныш муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына Рөстәм Ильясов кандидатурасын яклап тавыш бирделәр.
Көн тәртибенең икенче мәсьәләсе - Татарстан Республикасы "Актаныш муниципаль районы" муниципаль берәмлеге территориясендә Россия Федерациясе Федераль Җыенының җиденче чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар һәм җирлекләрнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлау буенча өстәмә сайлаулар нәтиҗәләре белән Актаныш муниципаль районы башлыгы урынбасары Илфак Бариев таныштырды.
БЕЛЕШМӘ: Ильясов Рөстәм Алмаз улы
Ильясов Рөстәм Алмаз улы 1984 нчы елда Яр Чаллы шәһәрендә туган. Алты яшенә кадәр Актаныш районы Түке авылында яши. 2003 елдан Мөслим районы үзәк хастәханәсендә икътисадчы, 2014 елның августыннан Мөслим торак коммуналь оешмасында сату бүлеге җитәкчесе, 2015 елның ноябреннән "Мөслим инженерлык челтәре" ҖЧҖ дә финанс- икътисад бүлеге җитәкчесе булып эшли. 2014 елның январеннән "Фирман" ҖЧҖ дә баш хисапчы, 2014 елның июненнән Мөслим районы Башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге җитәкчесе, 2015 елның августыннан "Хуҗалык тәэмин итү" МУП директоры булып эшли. Шулай ук югары белемле, 2010 нче елны Казан дәүләт социаль гуманитар белем институтын тәмамлаган. Гомуми эш стажы - 13ел, җитәкчелек стажы - 10 ел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев