Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Актаныш муниципаль районы Башлыгы Фаил Камаевның Яңа ел котлавы

Үзенең шатлык-куанычлары, борчу-мәшәкатьләре белән 2016 ел ахырына килеп җитте. Без аны зур хыяллар белән, алдыбызга зур максатлар куеп каршылаган идек. Ел җиңелләрдән булмаса да, бурычларның күпчелеген үтәп чыга алдык. 2016 ел дәвамында Актаныш муниципаль район Советы, аның башкарма комитеты үзенең төп юнәлешен социаль үзгәрешләрне камилләштерү, халыкның яшәү дәрәҗәсен яхшырту, икътисадны...

Үзенең шатлык-куанычлары, борчу-мәшәкатьләре белән 2016 ел ахырына килеп җитте. Без аны зур хыяллар белән, алдыбызга зур максатлар куеп каршылаган идек. Ел җиңелләрдән булмаса да, бурычларның күпчелеген үтәп чыга алдык.
2016 ел дәвамында Актаныш муниципаль район Советы, аның башкарма комитеты үзенең төп юнәлешен социаль үзгәрешләрне камилләштерү, халыкның яшәү дәрәҗәсен яхшырту, икътисадны тотрыкландыру, мәгарифне, мәдәниятне, сәламәтлек саклауны, физкультура һәм спортны, капиталь төзелешне, коммуналь хуҗалыкны үстерү бурычлары комплексын хәл итү юнәлешендә максатчан эш башкарды.
Районыбыз социаль-икътисади үсеш буенча Татарстан Республикасында 45 район арасында беренче унлыктагы алдынгы районнар сафында. Бу - районыбызда яшәп, фидакарь хезмәт куючы райондашларыбызның тырыш хезмәте нәтиҗәсе. 2017 елда да
Актанышыбызны республикада алдынгы районнар сафында күрербез дип өметләнәбез.
Хөрмәтле райондашлар! Сезне якынлашып килүче 2017 ел белән тәбрик итәм. 2016 елны озатып, яңа елга аяк басар алдыннан һәммәгезгә дә теләкләремнең иң җылысын, яктысын, изгесен юллыйм. Киләчәгегез тоташ бәхетләргә уралсын, күңелегез кояшы сүнмәсен, гаиләләрегез җылысы сүрелмәсен. Якыннарыгызның ихтирамын, җан җылысын тоеп, тигезлектә һәм саулыкта, озын-озак гомер итегез. Сабырлык, иман телим, тәүфыйклы балалар тәрбияләп яшәргә-эшләргә язсын. Балалар ятимлек хисе белән яшәмәсен. Әти-
әниләр үзләренең бурычларын онытмыйча, балаларга белем һәм тәрбия бирүдә төп рольне уйнаучылар икәнен истән чыгармасыннар. Без бергә булсак, бердәм булсак, алда торган бөтен кыенлыкларны җиңәрбез. Табыннарыгыз һәрчак мул, дөньялар тыныч, имин, туар таңнарыгыз һәрчак якты булсын, күңел күгегезне беркайчан да болыт капламасын.
Яңа еллар белән, хөрмәтле райондашлар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев