Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Актаныш муниципаль районы Советы утырышы узды

21 июль көнне Актаныш муниципаль район Советының өченче чакырылыш уналтынчы утырышы узды. Утырышта Актаныш муниципаль районы башлыгы, район Советы рәисе Фаил Камаев, район Советы рәисе урынбасары Илфак Бариев, район Советы депутатлары, оешма-предприятие җитәкчеләре катнашты. Депутатлар тарафыннан көн тәртибендә унике сорау каралды: 1.Актаныш муниципаль районы бюджетының 2017 елның 1 яртыеллыгында үтәлеше...

21 июль көнне Актаныш муниципаль район Советының өченче чакырылыш уналтынчы утырышы узды. Утырышта Актаныш муниципаль районы башлыгы, район Советы рәисе Фаил Камаев, район Советы рәисе урынбасары Илфак Бариев, район Советы депутатлары, оешма-предприятие җитәкчеләре катнашты.
Депутатлар тарафыннан көн тәртибендә унике сорау каралды:
1.Актаныш муниципаль районы бюджетының 2017 елның 1 яртыеллыгында үтәлеше турында.
2. Актаныш муниципаль район Советының 2016 елның 15 декабренлә кабул ителгән 12-01 санлы "Актаныш муниципаль районының 2017 елга һәм 2018-2019 елларга планлаштырылган чорга бюджеты турындагы" карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында (2017 елның 17 февраленнән 13-04 санлы, 2017 елның 20 апреленнән 15-02 санлы үзгәрешләр белән).
3. Актаныш муниципаль район бюджетының 2018 елга, 2019 һәм 2020 еллар план чорына муниципаль районнарның бюджет тәэмин ителешен тигезләүгә дотацияләрнең физик затлар керемнәренә салымыннан өстәмә норматив суммалар белән алмаштыруны раслау турында.
4. Актаныш муниципаль районында бюджет процессы турындагы Нигезләмәне раслау турында.
5. «Актаныш муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында.
6. Җирле мәнфәгатьләргә кагылышлы аерым сорауларны хәл итү буенча вәкаләтләрне (вәкаләтләрнең өлешен) авыл җирлекләре җирле үзидарә органнарына тапшыру турында.
7. Актаныш муниципаль район Советының 2013 елның 28 мартында кабул ителгән 27-04 санлы "Актаныш муниципаль районында муниципаль хезмәт турындагы нигезләмәне раслау турында"гы карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында.
8. Дәүләт милке булып торган җир участоклары өчен аренда түләүләрен эзләп алу өметсез дип тану һәм гамәлдән чыгару турында.
9. Актаныш муниципаль район Советының 2016 елның 04 августында кабул ителгән 08-07 санлы "Кече һәм урта эшмәкәрлеккә арендага тапшырылучы Актаныш муниципаль районы милке булып торган мөлкәт (җир участокларыннан тыш) исемлегенә кертелгән мөлкәтне арендага бирү тәртибен раслау турында"гы карарына үзгәрешләр кертү турында.
10. "Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы" муниципаль берәмлеге Контроль-хисаплау палатасы" муниципаль казна учреждениесе рәисе турында.
11. "Актаныш муниципаль районының контроль-хисаплау палатасы" муниципаль казна учреждениесе Нигезләмәсен раслау турындагы 2011 елның 16 декабрендә кабул ителгән 11-03 санлы Актаныш муниципаль район Советы карарына үзгәрешләр кертү турында.
12. Актаныш муниципаль район Советының 2009 елның 23 декабрендә кабул ителгән 41-05 санлы "Актаныш район үзәгенең генераль планы турындагы" карарының көчен югалтуын тану турында.
чыганак: Актаныш МР башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев