Актаныш

Актаныш муниципаль районында “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык" көне үткәрелде

8 июль көнне Актаныш муниципаль районында "Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык" көне үткәрелде. Тантана Җиңү паркы каршындагы мәйданында 19 сәгатьтә барлык район халкы катнашында үткәрелде. Кичәнең кунаклары Чирү авылыннан Салихов Назиф Әхмәтшәех улы һәм Салихова Альбина Мөдәрис кызы булдылар. Әлеге бәхетле гаилә парына ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Баян кызы Мухамадиева Россия...

8 июль көнне Актаныш муниципаль районында "Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык" көне үткәрелде. Тантана Җиңү паркы каршындагы мәйданында 19 сәгатьтә барлык район халкы катнашында үткәрелде. Кичәнең кунаклары Чирү авылыннан Салихов Назиф Әхмәтшәех улы һәм Салихова Альбина Мөдәрис кызы булдылар. Әлеге бәхетле гаилә парына ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Баян кызы Мухамадиева Россия Федерациясе оештыру комитетының бәйрәм уңаеннан грамотасын һәм "Мәхәббәт хәм тугрылык" өчен медален тапшырды.

Әтәс авылында яшәүче Салихов Назиф Әхмәтшәех улы һәм Салихова Альбина Мөдәрис кызы 1981 елнын 19 нче июнендә гаилә корып, үрнәк гаилә булып, 33 елдан артык тату гомер кичерәләр. Гаилә башлыгы Назиф абый 37 ел буена хужалыкта сөт машинасында эшли. Ә Альбина ханым терлекчелектэ хезмәт куя. Бу гаиләнең иң яраткан шөгыле - ул атлар. Альбина Мөдәрис кызы күп еллар буена Сабантуенда ат чабышында беренчелекне бирми. Бәхетле гаилә 3 бала тәрбияләп үстергән. Олы кызлары Миләүшә тормыш иптәше белэн Әлмәт шәһәрендә яши. Ике уллары Назим һәм Наил әти - әнисе белән бергә. 81 яшьлек әтиләре дә бүгенге көндә алар тәрбиясендә. Әлеге бәхетле гаилә эштә дә, тормышта да гел бергә. Авыл халкы алар турында ин яхшы фикердә.

Хөрмәтле Назиф Әхмәтшәех улы һәм Альбина Мөдәрис кызы! Сезне зур буләккә ия булуыгыз белән чын кунелдән котлыйбыз! Киләчәктә дэ сезгә матур гаилә булып, авылдашларыгызның ихтирамын тоеп гомер кичерергә язсын!

Тантанада шулай ук 50 ел бергә гомер кичергән, шушы көннәрдә үзләренең алтын туйларын билгеләп үткән юбилярларыбыз котланды. Алар:

1. Шәехов Рифкать Шәех улы һәм Шәехова Рәсимә Мирзашәрип кызы - Күҗәкә авылыннан

2. Анамов Сәгыйрь Закирҗан улы һәм Азгамова Асия Каюм кызы - Такталачык авылыннан

3. Валиев Флус Хәлим улы һәм Вәлиева Гөлзахира Салих кызы - Татар Ямалысы авылыннан. Әлеге парларга район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Г.Б.Мухамадиева район Башлыгының рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләкләре тапшырды.

Кичә мәдәният хезмәткәрләренең җыр - биюләренә уралып барды.

http://aktanysh.tatarstan.ru

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: