Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Актаныш район Сабантуена рәхим итегез!

Район Сабантуе 7 июньдә 10 сәгатьтә театральләштерелгән тамаша белән башланып китәчәк. Алдынгылар бүләкләнәчәк, тәбрикләүләр көтелә. Бәйрәмнең 2 нче өлеше төрле төр ярышларда үзеңне сынап карарга мөмкинлек бирәчәк. Милли көрәш (11.00 сәгать): балалар 1997 елгы һәм яшьрәкләр (паспорт белән килү мөһим)- 35, 40, 45, 50, 55, 60, 65 кг, аннан авыр...

Район Сабантуе 7 июньдә 10 сәгатьтә театральләштерелгән тамаша белән башланып китәчәк. Алдынгылар бүләкләнәчәк, тәбрикләүләр көтелә.
Бәйрәмнең 2 нче өлеше төрле төр ярышларда үзеңне сынап карарга мөмкинлек бирәчәк.
Милли көрәш (11.00 сәгать): балалар 1997 елгы һәм яшьрәкләр (паспорт белән килү мөһим)- 35, 40, 45, 50, 55, 60, 65 кг, аннан авыр үлчәүдә;
зурлар - 60, 70, 80, 90кг. һәм аннан югары. Ветераннар- абсолют үлчәмдә.
Гер күтәрү (11.00 сәг.): яшьләр - 22 яшькә кадәр 60 кг. кадәр, 2х16 кг; 75 кг.га кадәр, 2х24, 75 кг. һәм аннан югары 2х24 кг.
Зурлар - 2х32 кг., 75 кг. кадәр һәм югары. Хатын-кызлар - абсолют үлчәмдә.
Волейбол (11.00 сәг.): ир-атлар, хатын-кызлар.
Пляж волейболы (11.00 сәг.):ир-атлар, хатын-кызлар.
Шахмат (11.00 сәг.): балалар, зурлар, ветераннар.
Озынлыкка, биеклеккә сикерү (11.30 сәг.): хатын-кызлар, ир-атлар.
Чүлмәк вату (11.30 сәг.): балалар.
Картинг (11.30 сәг.): кызлар, егетләр (балалар).
Йөгерү (12.00 сәг.): хатын-кызлар - 400 м., 1000 м. ир-атлар- 800 м, 2000 м.
Капчык белән сугышу (12.00 сәг.): балалар, хатын-кызлар, ирләр.
Атлар чабышы (12.00 сәг.): токымлы атлар, бригадир атлары, җайдаклар.
Утын кисү (12.00 сәг.): ир-атлар, хатын-кызлар.
Җилем көймәдә узышу (12.30 сәг.): ир-атлар, хатын-кызлар.
Катыктан акча юллау (12.30 сәг.): барлык теләүчеләр.
Кул көрәштерү (12.30 сәг.): ир-атлар, хатын-кызлар.
Йомыркалы кашык кабып йөгерү (12.30 сәг.): ир-атлар, хатын-кызлар, балалар.
Чиләк белән су ташу (13.00 сәг.): ир-атлар, хатын-кызлар.
Авыш баганага менү (13.00 сәг.): барлык теләүчеләр.
Әтәчле баганага менү (13.00 сәг.): барлык теләүчеләр.
Ласта киеп йөгерү (13.00 сәг.): балалар, ир-атлар, хатын-кызлар.
Муенга киеп аркан тартышу (13.30 сәг.): балалар, ирләр, хатын-кызлар.
Капчык киеп йөгерү (13.30 сәг.): балалар, зурлар
Ваннадан балык тоту (13.30 сәг.): барлык теләүчеләр.
Җилем тарту (13.30 сәг.):барлык теләүчеләр.
Иң көчле кешене билгеләү (13.30 сәг.): покрышка тәгәрәтү, тимер күтәрү, машина тарту -ир-атлар.
Барлык райондашларыбызны, күрше районнарда, читтә яшәүче кунакларны, якташларыбызны бәйрәм аланына чакырып калабыз. Сабантуйлар күңелле узсын, бәйрәмебез мөбарәк булсын!
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев