Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Актаныш районы “Бердәм Россия” депутатлары белән очрашты (+ФОТОЛАР)

24 август көнне актанышлылар «Бердәм Россия» партиясе башлап җибәргән «Көчле Татарстан! Бердәм Россия!» партия эстафетасын кабул итте. Искәртеп үтәбез, ай ярым дәвамында кандидатлар командасы һәм төрле дәрәҗәдәге депутатлар шулай Татарстанның 45 район халкы белән очрашуны максат итеп куйган иде. Актаныш мәдәният йорты каршындагы мәйданга "Бердәм Россия"партиясе логотибы төшерелгән автобуста һәм...

24 август көнне актанышлылар «Бердәм Россия» партиясе башлап җибәргән «Көчле Татарстан! Бердәм Россия!» партия эстафетасын кабул итте.
Искәртеп үтәбез, ай ярым дәвамында кандидатлар командасы һәм төрле дәрәҗәдәге депутатлар шулай Татарстанның 45 район халкы белән очрашуны максат итеп куйган иде.
Актаныш мәдәният йорты каршындагы мәйданга "Бердәм Россия"партиясе логотибы төшерелгән автобуста һәм эстафетаның лозунгы астында район халкы белән очрашуга Дәүләт Советы депутатлары Әлфия Когогина һәм Марат Бариевлар килде. Чарада район оешмалары җитәкчеләре, җәмәгать эшлеклеләре, Актанышыбызның киләчәгенә битараф булмаган халык катнашты.
Районында спорт инфросруктурасын алга таба да үстерү мөһим бурычларның берсе булып тора. Бу юнәлештә, билгеле, шактый эшләр башкарылды: федераль программа кысаларында, Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән Актанышта ясалма япмалы футбол кыры булдырылды, 2013 елда "Актаныш" универсал спорт залы кулланылышка тапшырылды. Нәкъ менә киләчәк перспективалар хакында уйлап, актанышлылар Дәүләт Думасының хәзерге һәм сайланачак депутатларына наказ итеп районда тау чаңгысы трассасын төзү мәсьәләсен йөкләделәр.
Шул рәвешле "Бердәм Россия"леләрнең халык белән аралашуы шулай сорау-җавап рәвешендә барды.
Татарстанда мондый очрашулар исә 16 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев