Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Актаныш районы буенча иң югары хезмәт хакы “Чишмә” хуҗалыгында - 18190 сум

"Яшьлек" милли - мәдәни үзәгендә 12 ноябрь көнне терлекчелек мәсьәләләренә багышланган 24 форма киңәшмә узды. Анда агымдагы елның 10 ай эш нәтиҗәләренә тәфсилле анализ ясалды, барлык хуҗалык җитәкчеләре, баш белгечләр айлык хезмәтләренә бәя алды. Ун ай терлекчелек тармагы хезмәт нәтиҗәләре белән район авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсе башлыгы...

"Яшьлек" милли - мәдәни үзәгендә 12 ноябрь көнне терлекчелек мәсьәләләренә багышланган 24 форма киңәшмә узды. Анда агымдагы елның 10 ай эш нәтиҗәләренә тәфсилле анализ ясалды, барлык хуҗалык җитәкчеләре, баш белгечләр айлык хезмәтләренә бәя алды.
Ун ай терлекчелек тармагы хезмәт нәтиҗәләре белән район авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсе башлыгы Дәниф Харисов таныштырды. 1 ноябрьгә район буенча 33781 баш мөгезле эре терлек, шулардан 32505 баш хуҗалыклар буенча, ә 1259 баш фермерлар буенча. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, терлек баш саннары 6 башка кимегән, 99,98% тәшкил итә.
Ел төгәлләнергә аз вакыт калып бара, димәк, килешүгә карата МЭТ баш саннары планы чабудан тарта. Әлегә "Нигез", "Башак", "Чиялек", "Ташкын", "Таң", "Чишмә", А/ф "Әнәк" хуҗалыклары гына үтәгән.
2015 елның 1 ноябрь көненә районда тулаем сөт җитештерү 427876 ц тәшкил итте, 2014 елның шушы чоры белән чагыштырганда үсеш 108% тәшкил иткән.
Ит җитештерү 1 ноябрьгә 41820 ц ны тәшкил итте, узган ел күрсәткечләре белән чагыштырганда 552 ц артык, 101 % тәшкил итте.
2015 елның 1 ноябрь көненә Актаныш районы хуҗалыклары буенча 1 хезмәткәргә уртача акча кереме 840 мең сум тәшкил итә. Бу күрсәткеч узган ел белән чагыштырганда 24 % ка арткан.
Район күрсәткечләре белән чагыштырганда, иң югары хезмәт хаклары "Чишмә" (18190 сум), а/ф «Әнәк» (18000 сум), "Нигез" (17584 сум), "Нур Баян" (17366 сум), «Ташкын» (17346 сум), «Наратлы» (17014 сум) хуҗалыкларында.
24 форма киңәшмәсенең яңалыгы - 100 га авыл хуҗалыгы җирләренә туры килгән сөт һәм ит җитештерү күләме буенча хуҗалыкларның рейтингы төзелде. Рейтингта 1 ноябрьгә күрсәткечләр буенча беренче өчлектә "Нур Баян", "Чишмә" һәм "Ташкын" хуҗалыклары тора.
Киңәшмә ахырында 10 ай нәтиҗәләре буенча нәтиҗәле эшләүче хуҗалык белгечләре бүләкләнде.
Чыганак: Актаныш МР башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев