Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Актанышта электр техникасы хуҗалыгы үсешенә зур адым ясалды (+ФОТОЛАР)

Әлеге эш атнасының беренче көне районның абруйлы предприятиеләренең берсе - Түбән Кама шәһәре " Сетевая компания " ачык акционерлык җәмгыятенең Актаныш районы бүлекчәсе өчен шатлыклы вакыйга белән билгеләнде: район электр челтәрләре оешмасы территориясендә, реконструкциядән соң, мастерлык участогы янәдән үз ишекләрен ачты. БЕЗНЕҢ БЕЛЕШМӘ: Мастерлык участогында реконструкция эшләрен башлап җибәрү карарын...

Әлеге эш атнасының беренче көне районның абруйлы предприятиеләренең берсе - Түбән Кама шәһәре " Сетевая компания " ачык акционерлык җәмгыятенең Актаныш районы бүлекчәсе өчен шатлыклы вакыйга белән билгеләнде: район электр челтәрләре оешмасы территориясендә, реконструкциядән соң, мастерлык участогы янәдән үз ишекләрен ачты.
БЕЗНЕҢ БЕЛЕШМӘ: Мастерлык участогында реконструкция эшләрен башлап җибәрү карарын "Сетевая компания" ачык акционерлык җәм¬гыяте генераль директоры Илшат Фәрдиев 2016 елда кабул итә. Шул ук елны "Мостаф" оешмасы проект-смета документларын әзерли. Агымдагы елның апрель аенда "СтройИнвестИнжиниринг" төзелеш компаниясе белән килешү төзелә. Шул рәвешле, кыска гына вакыт эчендә яңа мастерлык участогы сафка баса.
Яңартылган частокның төп максаты: электр энергиясен кулланучылар өчен тагын да уңайлырак шартлар булдыру, биредә эшләүчеләрнең хезмәт шартларын яхшырту.
Актаныш районы өчен зур әһәмияткә ия әлеге чарада "Сетевая компания" ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Илшат Фәрдиев, аның урынбасары Азат Мәҗитов, район башлыгы Фаил Камаев, производство ветераннары һәм башка дәрәҗәле кунаклар катнашты.
Чарада катнашучыларны беренчеләрдән булып сәламләгән Илшат Шәех улы предприятие коллективын әлеге әһәмиятле көн белән тәбрик итте, бу бинаны төзүнең чишмә башында гына түгел, тулаем электр техникасы хуҗалыгы үсеше чишмә башында торган производство ветераннарына рәхмәт сүзләрен ирештерде.
Актаныш челтәрчеләре адресына җылы котлау сүзләрен муниципаль район башлыгы Фаил Камаев та юллады.
"Сетевая компания" ачык акционерлык җәмгыятенең Түбән Кама электр челтәре филиалы директоры вазифаларын башкаручы Илгиз Фарраев үз чиратында "СтройИнвестИнжиниринг" компаниясе директоры Рафаэль Сагитовка һәм Түбән Кама шәһәре " Сетевая компания " ачык акционерлык җәмгыятенең Актаныш районы бүлекчәсе участок мастеры Рафаис Миргаязовка филиалның Рәхмәт хатларын тапшырды.
Тәбрик сүзләре, котлаулардан соң кызыл тасма киселде һәм чарада катнашучыларның күз алдында яңартылган бина уңайлыклары ачылды. Дәрәҗәле кунаклар рәсми төстә кулланылышка тапшырылган участок белән якыннан таныштылар.
Чара ахырында яңа ачылган участокта пихта агачлары утыртылды.
СҮЗ УҢАЕННАН, бүген Актаныш районы электр челтәрләре хезмәтеннән 26 авыл җирлеге, 87 авыл, 32 меңнән артык абонент файдалана, 204 мең кв.метр мәйдан электр энергиясе белән тәэмин ителә.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X