Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Актаныш районы оператив эш итәргә әзерме?

Бүген Актаныш районында гражданнар оборонасы буенча планлы өйрәнүләр башланып китте. Район үзәге һәм Актаныш районының барлык авыл җирлекләре эвакуация чаралары үткәрүдә катнаша. Әлеге өйрәнүләрнең максаты - мөмкин булган һәрбер гадәттән тыш хәлгә әзерлекне тикшерү. Бик кыска вакыт эчендә эвакуацияләнгән кешеләргә вакытлыча урнаштыру урыннары әзерләү һәм аларны барлык кирәкле әйберләр белән...

Бүген Актаныш районында гражданнар оборонасы буенча планлы өйрәнүләр башланып китте.
Район үзәге һәм Актаныш районының барлык авыл җирлекләре эвакуация чаралары үткәрүдә катнаша. Әлеге өйрәнүләрнең максаты - мөмкин булган һәрбер гадәттән тыш хәлгә әзерлекне тикшерү. Бик кыска вакыт эчендә эвакуацияләнгән кешеләргә вакытлыча урнаштыру урыннары әзерләү һәм аларны барлык кирәкле әйберләр белән тәэмин итү.
Өйрәнү планы нигезендә, гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта, Актаныш районы үз территориясенә Яр Чаллы шәһәреннән эвакуацияләнгән 76 меңнән артык кешене кабул итәргә һәм урнаштырырга тиеш. Моның өчен районның барлык авыл җирлекләрендә башлангыч эвакуация пунктлары булдырылды.
Өйрәнүләргә кадәр әзерлек һәм өйрәтү, документлар әзерләү буенча укулар үтте, зур эш башкарылды. Эвакуацияләнгәннәрнең исәбен алып баручы төркем, транспорт белән тәэмин итү, элемтә һәм хәбәрдарлык булдыру, яшеренү урыннары оештырылды.
Бүген исә алган белемнәр гамәлдә - өйрәнүләрдә файдаланыла.
Төп чаралар район хакимияте бинасында үтә.
Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Гражданнар оборонасы чаралары бүлеге башлыгы урынбасары Наил Гәрәев сүзләренә караганда, районның эвакоорганнары һәм гражданнар оборонасы хезмәтләре белән штаб өйрәнүләре Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төп чаралар планы нигезендә үткәрелә. Бүген һәр төркем эшенә аерым-аерым нәтиҗә ясаганнан соң, районның әзерлегенә гомуми бәя биреләчәк.
Димәк, көн ахырына Актаныш районының эвакуация һәм гражданнар оборонасының башка чараларын үткәрүгә әзерме-түгелме икәне ачыкланачак.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев