Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Актаныш районы терлекчеләренең 24 форма киңәшмәсе үтте

Бүген, 14 июль көнне, "Яшьлек" мили мәдәни үзәгендә Актаныш районы терлекчеләренең 2015 елның беренче яртыеллык йомгаклары буенча 24 форма киңәшмәсе булып узды. Киңәшмәдә Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев, район башлыгы урынбасары Илфак Бариев һәм Актаныш муниципаль районы авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов, район хуҗалыклары башлыклары, белгечләре катнаштылар. Агымдагы...

Бүген, 14 июль көнне, "Яшьлек" мили мәдәни үзәгендә Актаныш районы терлекчеләренең 2015 елның беренче яртыеллык йомгаклары буенча 24 форма киңәшмәсе булып узды.
Киңәшмәдә Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев, район башлыгы урынбасары Илфак Бариев һәм Актаныш муниципаль районы авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов, район хуҗалыклары башлыклары, белгечләре катнаштылар.
Агымдагы елның ярты еллык эш нәтиҗәләренә тәфсилле анализ ясалды, барлык хуҗалык җитәкчеләре, баш белгечләр хезмәтләренә бәя алды.
Илфак Бариев район авыл хуҗалыкларында, шәхси хуҗалыкларда терлек баш саны арту-кимү турында, аның сәбәпләрен - нәтиҗәләр ясады.
Шәхси хуҗалыкларда 2015 елның 1 июленә 11117 баш мөгезле эре терлек санала. Бу сан 2014 елның шушы чоры белән чагыштырганда 72 башка кимрәк. Иң күп терлек санын киметүчеләр Күҗәкә, Аккүз, Байсар, Мәсәде авылларында теркәлгән. Моны сөткә бәянең арзан булуы белән аңлаталар.
Сарыклар һәм кәҗәләр санына тукталсак, 1 июльгә 25174 баш тәшкил итә, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 4230 башка кимрәк. Иң күп Күҗәкә, Уразай һәм Тат.Суксуда киметкәннәр.
Район хуҗалыкларындагы терлекчелек тармагы хезмәт нәтиҗәләре белән Дәниф Харисов таныштырды. 1 июльгә район хуҗалыкларында, фермерларны да кертеп, 33763 баш мөгезле эре терлек, шулардан 11463 сыер, 1232 баш тана, 43 баш нәсел үгезе, 21025 баш үсеш терлеге исәпләнә. Агымдагы елның 1 гыйнваре белән чагыштырганда,терлек баш саннары үсеш алган.
Иң күп баш саны арттыручы хуҗалыклар - ООО "Ташкын" (117 баш), А/ф Актаныш (132 баш), ООО "Башак" (75баш). Шулай ук терлек баш саны кимегән хуҗалыклар да бар - ООО "Янаул" (-163), ООО "Наратлы" (-57), ООО "Нур" (-56).
"Терлек баш санын киметкән хуҗалыкларда киләчәккә өмет була алмый, бары тик арттырган очракта гына уңышка ирешеп була", - дип билгеләп үтте Дәниф Әсрар улы.
2015 елның 1 июль көненә районда тулаем сөт җитештерү 254898 ц тәшкил итте, 2014 елның шушы чорында 241871 ц булган, ягъни үсеш 105% тәшкил иткән. Ит җитештерү 1 июльгә 25996 ц ны тәшкил итте, узган ел күрсәткечләре белән чагыштырганда 465 ц артык, 102 % тәшкил итте.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, хуҗалыклар буенча исәпләнгән хезмәт хакы 111% ка артты. Районда авыл хуҗалыгында 2067 кеше хезмәт куя. 1 хезмәткәргә уртача айлык хезмәт хакы 15205 сум тәшкил итте, 2014 елда 13751 сум иде.
Район күрсәткечләре белән чагыштырганда, иң югары хезмәт хаклары "Нур Баян" (18184 сум), а/ф «Әнәк» (16350 сум), "Чишмә" (16288 сум), «Таң» (16184 сум) хуҗалыкларында.
Киңәшмә ахырында үз эшләренең алдынгысы булган хуҗалык хезмәткәрләре бүләкләнде.
http:// aktanysh.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев