Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Актаныш районы ветераннар оешмасы төзелүгә 30 ел

2017 ел район ветераннар оешмасы өчен истәлекле, чөнки быел аның оешуына 30 ел тулды. Шул уңайдан район ветераннар оешмасы җитәкчесе Нурулла Нурлыев белән әңгәмә кордык. Нурулла Гаянович, тарих битләрен ачыйк әле, әлеге вакыйга нинди шартларда район сәхифәсенә язылды? - Район ветераннар оешмасы барлыкка килгән вакытта бөтен чаралар да КПСС Үзәк...

2017 ел район ветераннар оешмасы өчен истәлекле, чөнки быел аның оешуына 30 ел тулды. Шул уңайдан район ветераннар оешмасы җитәкчесе Нурулла Нурлыев белән әңгәмә кордык.
Нурулла Гаянович, тарих битләрен ачыйк әле, әлеге вакыйга нинди шартларда район сәхифәсенә язылды?
- Район ветераннар оешмасы барлыкка килгән вакытта бөтен чаралар да КПСС Үзәк Комитеты карары белән эшләнә иде. 1986 елда КПССның 27 нче съездында илдә ветераннар оешмасы оештыру турында карар кабул ителә. Татарстан өлкә комитеты, КПССның Актаныш район комитеты да бу карарларны үзләрендә кабул итеп, бездә дә район ветераннар оешмасын төзү турында карар чыгарыла. Шуның нигезендә 1987 елның 13 февралендә оештыру конференциясе уздырыла.
- Беренче җитәкчесе кем була?
- Район ветераннар оешмасы җитәкчесе итеп Әхсән Шакиров сайлана. Әхсән Шакир улы озак еллар район мәгариф бүлеге мөдире булып эшләгән, районның иң абруйлы җитәкчеләренең берсе, Бөек Ватан сугышы ветераны. Сәркатибе итеп Дәлия Ханнанова сайлана.
- Юбилей датасы уңаеннан нинди чаралар уздырырга ниятлисез?
- Район ветераннар оешмасы оешуның 30 еллык юбилее чаралары кысаларында район башлангыч ветераннар оешмалары арасында конкурс игълан ителде, оештыру комитеты расланды.
Конкурсның шартларына килгәндә, аның төп максаты - башлангыч оешмаларның эшчәнлеген җанландыру, 30 ел эчендә башкарылган эшләргә йомгак ясау, тарихны барлау. Һәр җирлектә фотоальбом эшләү бурыч итеп куелды. Фотоальбомнар булдыруда авыл халкын, бигрәк тә мәктәп коллективларын, авыл җирлеге башлыкларын ярдәмгә чакырабыз. Чөнки безнең эшчәнлек бергә алып барыла. Мәктәптә белем алучы волонтерлар ветераннарга һәрвакыт булышып торалар.
- Конкурс кайчанга кадәр дәвам итә?
- Конкурска йомгак 1 октябрь - Өлкәннәр көнендә ясалачак. Быел Өлкәннәр декадасын киңәйтеп, хөрмәт һәм ихтирам айлыгы дип үткәрергә уйлап торабыз. Һәр җирлектә юбилей уңаеннан җыелышлар үткәреп, олы яшьтәгеләрне хөрмәтләү күз алдында тотыла. Авылларда СССР орденнары һәм медальләре белән бүләкләнгән райондашларыбыз яши. Аларны шул чарага чакырып зурларга ниятлибез.
- Җирлек ветераннарының активлыгы эшегездә чагыламы?
- 2016 елның апрелендә без район эчке эшләр бүлегенең ветераннар оешмасында район ветераннар советының ачык пленумын үткәрдек. Анда совет әгъзаларыннан тыш, барлык башлангыч ветераннар оешмалары җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты. Ни өчен район эчке эшләр бүлегендә үткәрдегез, дип сорарсыз. Эчке эшләр бүлеге ветераннары бик актив. Эшчәнлекнең яхшы оештырылганлыгы, югары әзерлеклелеге, монда республика эчке эшләр бүлекләре арасында бердәнбер музей булуы да исәпкә алынды. Шушы очрашуда барлык башлангыч ветераннар оешмаларының тарих почмакларын булдырырга, материаллар тупларга, дип килешенде.
Быел апрель аенда Яңа Әлем авыл җирлегендә җыелып, кабат шушы мәсьәләләр буенча сөйләшү үткәрдек. Район ветераннар оешмасы советының пленумы үткәрелде.
Яңа Әлемдә дә бик күп кенә эшләр эшләнә. Мәсәлән, барлык ветераннарны 75 яшьтән башлап юбилейлары уңаеннан котлыйлар, "Башак" хуҗалыгы ярдәмендә алынган кыйммәтле бүләкләр тапшырыла. Хуҗалык җитәкчесе Хәлил Хуҗинга һәм җирлекнең ветераннар оешмасы җитәкчесе Тәхия Усмановага рәхмәтлебез. Ачык утырышта пленум әгъзалары аларның эшчәнлеге белән якыннан таныштылар, Яңа Әлем мәктәбендә булдылар, музейны карадылар. Тәхия Усманованың балалар өчен әхлак дәресләре алып баруы - күпләргә үрнәк күренеш. Ул үткәргән ачык дәрестә без дә катнаштык.
- Тагын нинди кызыклырак чаралар көтелә?
- Район буенча алганда, буклет эшләү өчен материаллар туплый башладык. Иганәчеләр ярдәме белән 1 октябрьгә - район ветераннар оешмасының 30 еллыгына багышлап үткәреләсе чарага аны җитештерергә уйлыйбыз.
Ут күршеләребез Мөслим, Минзәлә, Сарман районнары белән тыгыз элемтә саклана. Узган ел Сарман делегациясе Актанышыбызга килде. Аларга яшәгән җиребезнең матурлыгын күрсәттек, эшчәнлегебез белән таныштырдык. Район җитәкчелеге ярдәме белән аскы Актанышта ветераннар йорты ачылды. Андый үзәкләр республикада юк диярлек. Район активы өчен анда барлык шартлар да булдырылган.
Башкортстан Республикасы Илеш районы белән мөнәсәбәтләребез яхшы. Быел Дүртөйле шәһәре ветераннар оешмасы белән элемтәләр җанлана бара. Аларның делегациясе безгә килергә җыена.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев