Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Актаныш районына эшлекле сәфәр белән ТРсы буенча ЭЭМның ЮХИДИ идарәсе башлыгы урынбасары Радик Рамазанов килде (+ФОТОЛАР)

Җәйге каникуллар башлануга мәктәп яны лагерьлары эшли башлады. Мари Суыксу төп гомумбелем бирү мәктәбендә оешты ул. 9 июнь көнне мәктәп яны лагерында ял итүче балалар дәрәҗәле кунакларны кабул итте. Бу көнне "Игътибар: балалар!" айлыгы кысаларында мәктәпкә Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе идарәсе башлыгы урынбасары...

Җәйге каникуллар башлануга мәктәп яны лагерьлары эшли башлады. Мари Суыксу төп гомумбелем бирү мәктәбендә оешты ул.
9 июнь көнне мәктәп яны лагерында ял итүче балалар дәрәҗәле кунакларны кабул итте. Бу көнне "Игътибар: балалар!" айлыгы кысаларында мәктәпкә Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе идарәсе башлыгы урынбасары Радик Рамазанов, Актаныш районы буенча ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рафак Ризванов, район ЮХИДИ фонды җитәкчесе Рәсимә Сәетовалар килде.
Алар мәктәпнең әлеге айлык кысаларында оештырган эшчәнлеге белән таныштылар, юл билгеләре комплектлары белән тулысынча тәэмин ителгән класста булып, балалар белән аралаштылар.
Радик Вахит улы мәктәпкә уку-укыту өчен ярдәмлекләр, балаларга исә юл кагыйдәләренә багышланган буяу китапчыклары, караңгыда киемгә беркетә торган яктылык кайтаргыч браслет, билгеләр бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев