Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Актаныш районында 10 алдынгы комбайнчыга премия тапшырылды (+ФОТОЛАР)

Районда урып-җыю эш­лә­ре кы­зу темп­лар бе­лән ба­ра. Көмешкә тиң көннәрнең һәр минуты да кадерле аш­лык сук­тыр­ган ком­байн­чы­лар­га. Район башлыгы Фаил Камаев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов белән берлектә, 17 август көнне хуҗалыкларга чыгып, урып-җыю торышы белән таныштылар, иң яхшы комбайнчыларны акчалата премияләр белән хөрмәтләделәр. Урып-җы­ю­да кат­на­шу­чы...

Районда урып-җыю эш­лә­ре кы­зу темп­лар бе­лән ба­ра. Көмешкә тиң көннәрнең һәр минуты да кадерле аш­лык сук­тыр­ган ком­байн­чы­лар­га.

Район башлыгы Фаил Камаев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов белән берлектә, 17 август көнне хуҗалыкларга чыгып, урып-җыю торышы белән таныштылар, иң яхшы комбайнчыларны акчалата премияләр белән хөрмәтләделәр.

Урып-җы­ю­да кат­на­шу­чы ком­байн­чы­лар­ны кы­зык­сын­ды­ру мак­сат­ын­да район җитәкчелеге ел да мат­ди як­тан сти­мул би­рү­че мондый чараларны оештырып тора.

Быел да һәр җиде көн саен районда иң алдынгы комбайнчылар билгеләнеп торачак. Бүген өч мең сум күләмендәге премиягә лаек булучылар - нәтиҗәләр буенча "беренче карлыгачлар" иде.

Безнең максат - төрле яклап ярдәм күрсәтү һәм аларның эшен күреп, бәяли белү дә,- диде муниципаль район башлыгы Фаил Камаев, премияләрен тапшырганда.

"Тамыр" хуҗалыгы механизаторлары Руслан Галимов һәм Илнар Мирзагалиевлар - бу көнне район башлыгы кул кысып премия тапшырган беренче комбайнчылар иде. "Дон" һәм "Акрос" кыр корабларын иярләүче батырларның эш күрсәткечләре район буенча иң югарысы.

Бу көнне комбайнчыларны эшкә рухландыру максатыннан каралган премияләрне "Чишмә" хуҗалыгыннан Фәнүс Галләмов , "Алга" хуҗалыгыннан Салават Минһаҗев "Актаныш" агрофирмасының Киров бүлекчәсеннән Зәки Җәмилов, "Әнәк" агрофирмасының Әтәс бүлекчәсеннән Марсил Мисбахов, Алмаз Гәлләмов, Яңа Кормаш бүлекчәсеннән Илнур Солтанов, Валерий Солтанов, СПСК "Агыйдел"дән Хәлим Бикмөхәммәтовлар алды.

Хуҗалыкның басу-кырларында бу көнне агитбригадаларның да җыры тынмады.Алар кыр хезмәтчәннәрен хөрмәтләп, аларның кәефләрен тагын да күтәреп җибәрделәр.

Сүз уңаеннан, быел районыбыз басу-кырларына урып-җыюга 110 комбайн чыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев