Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Актаныш районында 147 гражданга административ беркетмә төзелгән

2016 елның 10 аенда Актаныш районында штрафны вакытында түләмичә йөргән гражданнарга 147 административ беркетмә төзелгән. Мәхкәмә тарафыннан бу беркетмәләр буенча 14 административ арест җәзасы, 96 кешегә икеләтә штраф, 37сенә мәҗбүри эш сәгате билгеләнгән. 2016 елның 1 гыйнварыннан "Юл хәрәкәте өлкәсендә административ хокук бозулар өчен штраф түләтүне камилләштерү турында Россия Федерациясе...

2016 елның 10 аенда Актаныш районында штрафны вакытында түләмичә йөргән гражданнарга 147 административ беркетмә төзелгән. Мәхкәмә тарафыннан бу беркетмәләр буенча 14 административ арест җәзасы, 96 кешегә икеләтә штраф, 37сенә мәҗбүри эш сәгате билгеләнгән.
2016 елның 1 гыйнварыннан "Юл хәрәкәте өлкәсендә административ хокук бозулар өчен штраф түләтүне камилләштерү турында Россия Федерациясе кодексына үзгәрешләр кертү турында" 437 санлы Федераль Закон үз көченә керде. РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 32.2 маддәсенә 1.3 пункты өстәлде: салынган штрафны 20 көн эчендә түләгән очракта, яртысы гына түләнә. Әмма Административ хокук бозулар турындагы кодексның 3.5.2 маддәсе нигезендә, юл хәрәкәте кагыйдәсен бозган өчен салынган штраф 500 сумнан да ким булырга тиеш түгел.
Шулай ук, әлеге үзгәрешләр кагылмаган очраклар:
12.1.1.1 маддәсе - ЮХИДИ бүлекчәсендә теркәлмәгән транспорт чарасы белән кабат идарә итү;
12.8 маддәсе - руль артында эчкән килеш идарә итү; эчкән килеш рульне башка кешегә бирү;
12.9 маддәсенең 6-7нче пунктлары - тизлекне кабат 40-60км/сәг. кадәр;
тизлекне кабат 60-80км/сәг. кадәр;
һәм тизлекне кабат 80 км/сәг һәм күбрәк арттыру;
12.2.3 маддәсе - светофорның тыелган сигналына кабат керү;
12.15.5 маддәсе - юлның яки трамвай юлының каршы як полосасына кабат чыгу;
12.16.3.1 маддәсе - бер яклы юлның каршы як полосасына кабат чыгу;
12.24 маддәсе - юл-транспорт фаҗигасе нәтиҗәсендә кеше сәламәтлегенә җиңел яки уртача зыян китерү;
12.26 маддәсе - шоферның спиртлы эчемлекләр куллану-кулланмауга медицина тикшерүе үтмәү очрагы;
12.27.3 маддәсе - юл-транспорт һәлакәтеннән соң шоферның спиртлы эчемлекләр, наркотиклар, яки психикага зыян китерә торган матдәләр куллануы тыелу турында юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәү очрагы.
Суд яки вазифаи зат тарафыннан кичектерү хөкеме чыгарылса, штраф тулысынча түләнә.
Карар үз көченә кергәннән соң, штраф 60 көн эчендә түләнергә тиеш. Вакытыннан соңга калган очракта, штраф суммасы ике тапкыр арта (икеләтә күләмдә салынган штраф 1000 сумнан артырга тиеш түгел) яисә 15 тәүлеккә кадәр кулга алу җәзасы яки 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эш каралган. Татарстан юл хәрәкәте иминлеге дәүләт автоинспекциясе җәзадан котылу очракларын булдырмас өчен суд приставлары белән тыгыз элемтәдә эшли. Бердәм ЮХИДИ базасы штраф түләмәүчеләрне урында ук ачыкларга, аларны җәзага тартырга ярдәм итә. Штрафларын вакытында түләмәүче граждан РФ чигеннән чыга алмаска мөмкин. Шулай ук, әлеге гражданның автомашинасына чик куелу очраклары актив кулланыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев