Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Актаныш районында барлыгы 22 933 кеше киләчәк өчен тавыш бирә (+ФОТОЛАР)

Бүген, 18 март көнне, илдә мөһим иҗтимагый-сәяси чара - Россия Федерациясе Президенты сайлаулары. Актаныш районы халкы да бердәм булып, әлеге сайлауларда катнашып, тавыш бирә, шул рәвешле райондашларыбыз үз киләчәкләрен сайлый. Актаныш районы мондый кампанияләрдә һәрдаим актив катнашып килә. Бүгенге сайлауларның аеруча мөһимлеген райондашларыбыз аңлап, аңа теләктәшлек күрсәтә. Сайлау участоклары ачылганчы...

Бүген, 18 март көнне, илдә мөһим иҗтимагый-сәяси чара - Россия Федерациясе Президенты сайлаулары. Актаныш районы халкы да бердәм булып, әлеге сайлауларда катнашып, тавыш бирә, шул рәвешле райондашларыбыз үз киләчәкләрен сайлый.
Актаныш районы мондый кампанияләрдә һәрдаим актив катнашып килә. Бүгенге сайлауларның аеруча мөһимлеген райондашларыбыз аңлап, аңа теләктәшлек күрсәтә.
Сайлау участоклары ачылганчы ук райондашларыбызның җыйнаулашып участокларга килүе моның ачык мисалы булып тора. Нигездә, иртәнге сәгатьләрдә үк үз тавышларын бирергә килүчеләрнең зур күпчелеген өлкән буын вәкилләре тәшкил итә, ләкин алар арасында яшьләрнең дә шактый булуын ассызыклау мөһим. Шунысы куандыра, берәү дә битараф түгел.

Актанышның 619 нчы сайлау участогында иң беренче булып сайлаган Зөһрә Митрофанова:

- Без үзебезнең язмышыбызны, киләчәгебезне хәл итәбез. Балаларыбызның, оныкларыбызның киләчәге турында һәркайсыбыз уйланырга тиеш. Без, өлкән буын кешеләре, бигрәк тә, сайлауларга килүне үзебезнең вазифабыз, дип саныйбыз. Башкалар да шушы бурычның мәгънәсен аңлап, аны үтәсеннәр иде. Илебезнең тынычлыгы, иминлеге өчен борчылсыннар иде, дип әйтәсе килә.

Бүген иртәнге сәгать сигездә Актаныш районында барлыгы 47 сайлау участогы бердәм булып сайлаучыларны кабул итә башлады, шуларның 6сы - район үзәгендә. Район буенча сайлауларда барлыгы 22 933 кеше катнаша.
Быелгы сайлаулар шунысы белән үзенчәлекле, сайлаучылар саны бер меңнән артык булган сайлау участокларында КЭГ (комплекс электронного голосования - электрон сайлау комплексы) куелган. Ягъни дүрт сайлау участогында: Актаныш үзәгендә - 3, Пучы авыл җирлегендә 1 электрон тавыш бирү участоклары эшли.
Актанышның беренче мәктәбендә урнашкан 619 санлы сайлау участогында бүген барлыгы 1391 граждан Россия Федерациясе Президенты сайлаулары өчен үз тавышын бирер дип көтелә. Сайлау комиссиясе зур күпчелек халык инде көндезге сәгатьләргә үк үз бурычын үтәр дип ышана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев