Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Актаныш районында Пенсия фонды хезмәткәрләре Спартакиадасы старт алды (+ФОТОЛАР)

Бүген, 16 июнь көнне, бездә ТР Пенсия фондының район һәм шәһәр идарәләре хезмәткәрләре катнашындагы спартакиадасы утә. Биредә 11 команда - Азнакай, Әлмәт, Актаныш, Баулы - Ютазы, Бөгелмә, Зәй, Лениногорск, Минзәлә - Мөслим, Яр Чаллы, Түбән Кама, Сарман районнары командалары көч сынаша. Ярышлар "Актаныш" универсаль спорт комплексында һәм "Дулкын" йөзү бассейнында...

Бүген, 16 июнь көнне, бездә ТР Пенсия фондының район һәм шәһәр идарәләре хезмәткәрләре катнашындагы спартакиадасы утә.
Биредә 11 команда - Азнакай, Әлмәт, Актаныш, Баулы - Ютазы, Бөгелмә, Зәй, Лениногорск, Минзәлә - Мөслим, Яр Чаллы, Түбән Кама, Сарман районнары командалары көч сынаша.
Ярышлар "Актаныш" универсаль спорт комплексында һәм "Дулкын" йөзү бассейнында уза.
Спартакиадада катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова һәм Татарстан Республикасы Пенсия фонды бүлеге җитәкчесенең урынбасары Шашуров Сергей Евгеньевич сәламләделәр.
Спартакиадага старт бирелгәнче, Сергей Шашуров район пенсия фонды хезмәткәрләрен хөрмәтләде, аларга хезмәтләрендә һәм шәхси тормышларында уңышлар теләде.
.
Спартакиада спортның алты төре буенча үткәрелә.
Спартакиадада катнашучылар бездәге заманча спорт корылмаларына сокланып, ярышларның оештырылуына канәгатьлек белдереп, кунакчыллык өчен рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев