Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Актаныш районында референдум көне тәгаенләнде

Районыбызда 2014 елдан бирле референдум уздырыла, һәм шуның нигезендә авыл җирлекләрендә үзара салым акчасы җыела. Ул дүрткә тапкырланып, республика бюджетыннан өстәмә акчалар алырга мөмкинлек бирә. Быел да киләсе елга казна туплау өчен халык ризалыгын алуга юнәлдерелгән референдум үткәреләчәк. Референдум 19 ноябрьдә барлык авыл җирлекләрендә дә көтелә. Узган атнада "Яшьлек" мәдәни...

Районыбызда 2014 елдан бирле референдум уздырыла, һәм шуның нигезендә авыл җирлекләрендә үзара салым акчасы җыела. Ул дүрткә тапкырланып, республика бюджетыннан өстәмә акчалар алырга мөмкинлек бирә. Быел да киләсе елга казна туплау өчен халык ризалыгын алуга юнәлдерелгән референдум үткәреләчәк. Референдум 19 ноябрьдә барлык авыл җирлекләрендә дә көтелә.
Узган атнада "Яшьлек" мәдәни үзәгендә Актаныш авыл җирлегенең гражданнар җыелышы үткәрелде. Аның көн тәртибенә референдумга әзерлек мәсьәләләре куелды. Җыелыш район башлыгы Фаил Камаев җитәкчелегендә узды. Сөйләшүдә Актаныш авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Альберт Тимеров агымдагы елда башкарылган эшләр турында чыгыш ясады. Сөйләшү сорауларга җавап бирү тәртибендә дәвам итте. Анда оешма-предприятие җитәкчеләре дә катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев