Актаныш

Актаныш районында татар теле кыскармый

Бөек шагыйребез Габдулла Тукай язганча, һәркем өчен туган теле, ана теле газиз һәм кадерле. Нинди генә милләт вәкиле булмасын, аның теле ана телендә ачыла. Шуның өчен дә соңгы айларда Республика мәктәпләрендә дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында яшәүче башка милләт халыклары телләрен укыту буенча туган каршылыклы фикерләр милләт җанлы кешеләр күңелендә...

Бөек шагыйребез Габдулла Тукай язганча, һәркем өчен туган теле, ана теле газиз һәм кадерле. Нинди генә милләт вәкиле булмасын, аның теле ана телендә ачыла. Шуның өчен дә соңгы айларда Республика мәктәпләрендә дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында яшәүче башка милләт халыклары телләрен укыту буенча туган каршылыклы фикерләр милләт җанлы кешеләр күңелендә ризасызлык тудырды. Бу хакта матбугат чараларында, социаль челтәрләрдә дә бик күп яктыртылды.
Зур-зур шәһәрләрдә ата-аналар татар теле укыту кирәк түгел дип гаризалар язды. Кайсыларыдыр мәҗбүри укыту программасыннан алдырып, факультатив итеп кенә калдыруны таләп итте. Татар теле укытучылары төшенкелеккә бирелде. Хәлләр, чынлап та, киеренке төсмер алды.
Ә без исә, татар районы буларак, әлеге проблеманың үзебезне читләтеп үтүенә өметләндек. Бер генә ата-ананың да баласына татар теле һәм әдәбиятын укытуга каршы килмәячәгенә йөз процент ышандык, һәм ышанабыз. Чынлыкта хәлләр ничек соң? Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Илшат Вахитовка әлеге сорау белән мөрәҗәгать иттек.
- Чыннан да Рәсәй мәгариф министрлыгы һәм прокуратура тарафыннан Татарстан Республикасында телләрнең өйрәнелешен тикшерү үткәрелде. Әлеге тикшерүгә республиканың һәр районы да эләкте. Бездә бу 17-27 октябрь аралыгында узды. Алар рус теле һәм әдәбияты, татар теле һәм әдәбияты ничек һәм нинди күләмдә укытылуын тикшерделәр. Моңа тикле без республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан бирелгән укыту планы нигезендә эшләдек. Хәзер исә, тикшерү нәтиҗәләре буенча укыту планнарын Рәсәй Федерациясе Мәгариф министрлыгының укыту планнарына тәңгәлләштерәбез. Ул нәрсә дигән сүз соң? Чыннан да, дәрес сәгатьләрендә берникадәр үзгәреш булачак. Иң беренчесе - 5-9 сыйныфларда рус теле һәм әдәбияты дәресе саннары артачак. Моның өчен сөендек кенә. Чөнки бу чиста татар районы буларак, безнең балаларга рус телен ныклабрак өйрәнү мөмкинлеге бирәчәк. Үзегез беләсез, читкә чыгып китә башласак, аралашу өчен рус телен белү кирәк. Ә татар теле һәм әдәбияты дәресләре санына килгәндә, безгә берничә укыту варианты тәкъдим иттеләр. Авыл мәктәпләре 5нче вариантны сайлады. Элеккеге план буенча татар теле һәм әдәбияты дәресләре 5-9 сыйныфларда атнага 24 сәгать каралса, бу яңа план буенча 23 сәгать була. Яңа укыту планында туган тел һәм әдәбият дигән бүлек бар. 1 сыйныфтан 9 сыйныфка кадәр әти-әниләрнең балалары өчен, ә 9-11 сыйныф укучыларының үзләре өчен туган телне сайлау мөмкинлеге бар. Безнең районда бу өлештә әти-әниләр дә, балалар да татар теле һәм әдәбиятын сайлады. Мари Суыксу авылы балалары инде үзләренең мари телен өйрәнәчәкләр.
Ә биш мәктәп дүртенче укыту планы белән укытуга алына. Аларның татар теле һәм әдәбиятын укыту сәгатьләрен мәктәпнең үзенең мөмкинлекләреннән чыгып киметмәскә тырышабыз. Яңа укыту планы буенча 5-9 сыйныфларда туган тел һәм әдәбиятын укыту өчен атнага 15 сәгать тәкъдим ителә. Укыту планында мәҗбүри сәгатьләр һәм мәктәп карамагына бирелгән сәгатьләр бар. Шул мәктәп карамагындагы сәгатьләрне дә ана теле һәм әдәбиятына биреп, без аны атнага 20 сәгатькә җиткерәбез. Мәктәпләрдә дәресләрне анализлап чыкканнан соң, Аллага шөкер, дибез. Бу безнең районда артык проблема тудырмый. Татар теле һәм әдәбиятын ничек укытканбыз, шулай дәвам итәчәкбез. Дөрес, дәреслекләр һәм укыту планы буенча камилләштерүләр булачак. Бер генә проблема кала, ул да булса, китаплар белән тәэмин ителеш. Элек татар телләрен, татар балалары өчен рус телләрен регионара исемлеккә кертелгән китаплар белән укыткан булсак, хәзер инде икенче исемлектәге китаплар белән эшләргә тиеш булабыз. Бу инде бик күп чыгымнар һәм вакыт сорый.
Әлеге мәсьәлә буенча берничә райондашыбызның да фикере белән кызыксындык.
Алмаз Мосабиров, эшмәкәр:
- Соңгы арада татар теле тирәсендә килеп чыккан вәзгыять буенча шуны әйтәсем килә: бер генә татар кешесе дә моңа битараф калырга тиеш түгел. Социаль челтәрләрдән күренгәнчә, татар җанлы ата-аналар моңа каршы чыктылар да. Минем үземнең фикеремчә, татар телен саклауны балалар бакчаларыннан ук башларга кирәк. Без барыбыз да үзебезнең фикеребезне курыкмыйча әйтергә, тарихта эзле икәнебезне күрсәтергә тиеш. Шул вакытта гына телебезне саклап кала алачакбыз.
Рузилә Гарипова, сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат директоры:
- Шушы көннәрдә Татарстан Республикасында татар теле, рус теле белән бәйле ыгы-зыгылар өчен йөрәк әрни. Татар гимназиясе буларак, безгә төрле төбәкләрдән укучылар килә. Аларның әти-әниләре балаларының татар телен камил дәрәҗәдә белүен тели. Шуның өчен без аларга андый мөмкинлекләр тудырырга бурычлы. Яңа укыту планы нигезендә без 5нче вариантны сайладык. Аның буенча татар теле һәм әдәбияты дәресләре бик кимеми. Без аны өстәмә сәгатьләр хисабына тутырырга планлаштырабыз. Шулай булгач татар телен һәм әдәбиятын укытуда ниндидер кыенлыклар чыгар дип
исәпләмибез.
Ильвина Галләмова, сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат укучысы:
- Безнең татар телебез борынгыдан ук килгән тел булып санала. Аңа электән дә басым ясалган чорлар булган. Милләтне бетерер өчен телне һәм тарихны бетерергә кирәк дигән фикерләр бар. Тик безнең әби-бабаларыбыз көчләрен кызганмыйча, телебезне саклап калырга тырышканнар. Хәзер дә татарлар саны буенча Рәсәй дәүләтендә икенче булып тора. Милләтебез бетсә, телебез дә, тарихыбыз да бетә. Мәктәпләрдә татар телен яратып өйрәнәбез. Яшьтәшләремә дә телебезне өйрәнегез, узара татарча аралашыгыз диясем килә.
Чулпан Төхбәтуллина, эшмәкәр:
- Тел, иң элек, гаиләдә өйрәтелергә тиеш дип исәплим. Гаиләдә балаларыбыз белән үз телебездә аралашсак, алар аның баш миләренә сеңә. Ә инде мәктәпләрдәге уку-укыту процессына килгәндә, белгечлегем буенча укытучы булганлыктан бик яхшы танышмын. Балаларымның укулары белән һәрвакыт кызыксынып торам, дәресләренә барам. Безнең мәктәптә рус һәм татар телләре бертигез дәрәҗәдә укытыла. Һәм бер фәнгә дә зыян килми. Татар теленең башка фәннәрне үзләштерүгә комачаулый дигән фикерләр белән һич кенә дә килешмим. Иң элек туган телебезне камил дәрәҗәдә белергә тиешбез. Шуның өчен алга таба да татар теле һәм әдәбияты дәресләре үз югарылыгында укытылыр дип ышанам.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: