Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Актаныш районында тугызынчы модульле ФАП ачылды (+ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

Бүген Актанышның Киров авылында районның тугызынчы фельдшерлык-акушерлык пункты ачылды. Тантаналы чарада район башлыгы Фаил Камаев, Яр Чаллы шәһәренең Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Олег Сабаев, район үзәк хастаханәсе баш табибы Айдар Хаев, авыл халкы катнашты. Актаныш районында модульле фельдшер-акушерлык пункты төзү программасы нигезендә беренче шундый бина 2012 елда Куян авылы халкына...

Бүген Актанышның Киров авылында районның тугызынчы фельдшерлык-акушерлык пункты ачылды.
Тантаналы чарада район башлыгы Фаил Камаев, Яр Чаллы шәһәренең Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Олег Сабаев, район үзәк хастаханәсе баш табибы Айдар Хаев, авыл халкы катнашты.
Актаныш районында модульле фельдшер-акушерлык пункты төзү программасы нигезендә беренче шундый бина 2012 елда Куян авылы халкына хезмәт күрсәтә башлаган иде.
5 ел эчендә Шәрип, Югары Яхшый, Чат, Чалманарат, Әгъбәс, Чөгәнә, Иске Богады авыллары заманча җиһазланган сәламәтләндерү учреждениеләреннән файдалану бәхетенә иреште.
Киров авылы -район үзәгеннән 35 чакрым ераклыкта урнашкан Киров җирлегенә карый. Биредә 1000гә якын халык исәпләнә, шуларның 237се - пенсионер булса, 489ы - эш яшендәгеләр.
Халык санының күплеген исәпкә алып, Кировта ачылган заманча модульле ФАП башкаларыннан үзенчәлеклерәк итеп төзелгән. Биредә фельдшер, смотровой бүлмәләреннән тыш, прививка ясау, медицина коралларын стерилизацияләү, гардероб, даруларны махсус саклау бүлмәләре дә бар. Бинада шулай ук су кертелгән, бәдрәф урнаштырылган.
- Яңа бина авыл халкына беренче ярдәм күрсәтүнең сыйфатын арттырырга ярдәм итә. Медицина хезмәткәрләренең эш шартларын яхшыртырга мөмкинлек тудыра, - дип билгеләп үтте чарада катнашкан җитәкчелек.
ФАПның урыны белеп сайланган - ул авыл уртасында, мәдәният йорты янәшәсендә урнашкан. Әлеге ФАП - барлык заманча таләпләргә дә туры килә, кирәкле җайланмалар белән тулыландырылган биредә квалификацияле ике белгеч эшли. Хәзер әлеге җирлек халкының санитар таләпләргә туры килгән уңайлы шартларда медицина ярдәме алу мөмкинлеге бар.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев