Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Актаныш районының 3 фермеры дәүләт грантына ия булды

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек өлкәсендә дәүләт грантларын отучыларга сертификатлар тапшыру тантанасы булды. 9 октябрь көнне Казандагы Игенчеләр сараенда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек өлкәсендә дәүләт грантларын отучыларга сертификатлар тапшыру тантанасы булды. Аларны республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары Ришат Хәбипов һәм Нәҗип Хаҗипов, Татарстан Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе җитәкчесе...

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек өлкәсендә дәүләт грантларын отучыларга сертификатлар тапшыру тантанасы булды.
9 октябрь көнне Казандагы Игенчеләр сараенда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек өлкәсендә дәүләт грантларын отучыларга сертификатлар тапшыру тантанасы булды. Аларны республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары Ришат Хәбипов һәм Нәҗип Хаҗипов, Татарстан Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе җитәкчесе Камияр Байтимеров кулларыннан 130лап кеше кабул итеп алды. Алар арасында эш башлаучы фермерлар, гаилә фермалары, кулланучылар кооперативлары бар иде.
Актаныш районыннан әлеге мәртәбәле чарада Чалманарат җирлегеннән Исфария Рафаэль кызы Яппарова, Актаныштан Рамил Дамил улы Гыйләҗев, Такталачык җирлегеннән Саетзадин Әхнәф Әхтәм уллары чакырулы иде.
Тантаналы чараны Ришат Хәбипов ачып җибәрде. Сүзен ул грант отучыларны котлаудан башлады. "Биредә утыручыларның терлекчелек өлкәсендә дә, үсемлекчелек өлкәсендә дә керткән өлешләре зур һәм ул алга таба да арта гына барачак. Авыр эшегездә зур уңышлар теләп калам. Иң мөһиме, откан грантларыгыз тизрәк уңышларга ирешергә ярдәм итсен", - диде ул.
Урынбасар билгеләп үткәнчә, грант отучылар арасында конкурслар ике этапта үткәрелгән: язын һәм көзен. Ике өлештә барлыгы 200 ләп заявка каралган. Шулар арасыннан эш башлаучы 75 фермер, 74 гаилә фермасы һәм 9 кооператив дәүләт ярдәмен алуга ирешкән.
Программа гамәлгә ашырыла башлаганнан бирле, дәүләт ярдәме 821 крестьян-фермер хуҗалыгына, 20 кулланучылар кооперативына бирелгән.
Нәҗип Хаҗипов исә үз чиратында авыл җирлегендә бизнесның үсәчәген фаразлады һәм: "Сез беренче адымнарыгызны ясаячаксыз. Кеше факторыннан мөмкин кадәр ераграк булырга тырышыгыз. Бу бигрәк тә терлекчелек өлкәсенә кагыла. Бу өлкәдә технологияләр хакында үзара фикер алышыгыз, тәҗрибә уртаклашыгыз", - дигән теләкләрен җиткерде.
Камияр Байтимеров: "Сез авылларны төп үстерүчеләр. Без башка азык-төлек җитештерүчеләр дә омтыла торган югарылыкларга чыгабыз. Билгеле фразадагыча: "Безне куып тотып булмас!" Сезнең күңелегездә булган энтузиазм, әти-әниләрегездән сезгә күчкән генетик потенциал өмет уята", - диде.
Соңыннан республиканың төрле районнарыннан килгән хезмәтчәннәргә грант сертификатлары тапшырылды.
чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/10/09/149935/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев