Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Актаныш районының пенсия фондында яңа житәкче

2 сентябрь көнне Актаныш районының пенсия фонды хезмәт коллективының гомуми җыелышы булды, аның эшендә муниципаль район башлыгы Фаил Камаев һәм РФ Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге җитәкчесе урынбасары Елена Полякова катнашты. Көн тәртибендә бер мәсьәлә - коллективка яңа җитәкче кую каралды. Җылышта РФ Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге...

2 сентябрь көнне Актаныш районының пенсия фонды хезмәт коллективының гомуми җыелышы булды, аның эшендә муниципаль район башлыгы Фаил Камаев һәм РФ Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге җитәкчесе урынбасары Елена Полякова катнашты. Көн тәртибендә бер мәсьәлә - коллективка яңа җитәкче кую каралды.
Җылышта РФ Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге җитәкчесе урынбасары Елена Полякова Актаныш районы пенсия фондының алдагы җитәкчесе Дилшат Әмирҗановка районда керткән зур хезмәте өчен рәхмәт белдерде. Муниципаль район башлыгы Фаил Камаев та аңа рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.
Шуннан соң, Россия Федерациясе Пенсия фонды идарәсенең Татарстан Республикасы буенча бүлеге җитәкчесе боерыгы нигезендә, 2015 елның 1сентябреннән Басыров Булат Мөдәллиф улы Актаныш районының пенсия фондында яна житәкче булып билгеләнде.
Чыганак: http://aktanysh.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


{mpremote}http://youtu.be/mj-zn9TOZZc{/mpremote}

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев