Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Актаныш районының үзешчән драма коллективлары арасында җиңүчеләр билгеләнде (ИСЕМЛЕК + ФОТОЛАР)

Кичә район үзешчән драма коллективлары чираттагы сезонга йомгак ясады. Гадәттәгечә, халык театры исемен йөртүче драма коллективлары һәм үзешчән драма коллективлары арасында урыннар аерым чыгарылды, номинацияләр билгеләнде. Смотрның шарты буенча, авыл драма коллективлары сәхнә әсәрен куйганда үзләре теләгән теманы һәм жанрны сайлый алды. Смотрда татар,башкорт драматургларының 50 әсәре сәхнәләштерелде.Спектакльне һәр мәдәният...

Кичә район үзешчән драма коллективлары чираттагы сезонга йомгак ясады. Гадәттәгечә, халык театры исемен йөртүче драма коллективлары һәм үзешчән драма коллективлары арасында урыннар аерым чыгарылды, номинацияләр билгеләнде.
Смотрның шарты буенча, авыл драма коллективлары сәхнә әсәрен куйганда үзләре теләгән теманы һәм жанрны сайлый алды. Смотрда татар,башкорт драматургларының 50 әсәре сәхнәләштерелде.Спектакльне һәр мәдәният йорты, авыл клубы әзерләп халыкка күрсәтте. Анда барлыгы 350 үзешчән артист уйнады ,6 коллектив балалар спектаклен куйды.
Аеруча уңышлы чыгыш ясаган коллективлар театр атналыгында район мәдәният йортында спектакльләрен күрсәттеләр. Алар - Яңа Әлем, Күҗәкә, Байсар, Теләкәй, Аккүз, Татар Суксу драма коллективлары һәм Иске Кормаш, Киров, Богады, Зөбәер,Сәфәр,Пучы халык театрлары .
Һәр клубы спектакль куйган директорларларның эше дә мактауга лаек. И.Кормаш, Уразай, И.Богады,Т.Суыксу, Зөбәер авыллары шундыйлардан.
Соңгы елларда шунысы күзәтелә: театр коллективларының уены камилләшә, үзешчән артисларның уен осталыгы арта. Бу профессиональ театр коллективлары, профессиональ артистлар гына уйный алырлыклык әсәрләргә курыкмыйча алыну һәм үз югарылыгында кую мөмкинлеге бирә.
Коллективларлар чыгышлары камилләшүнең тагын бер уңай ягы - дәүләт театрларында эшләүче реҗиссерлар, атказанганган исемнәренә лаек булган артистлар белән хезмәттәшлек итү. Башкортостанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рөстәм Хәкимов берничә ел рәттән Киров халык театры белән ,Татарстанның атказанган артисты Нур Хөсәенов бу сезонда И.Кормаш,Сәфәр,Теләкәй халык театры, Татарстанның атказанган артисты Символ Гайнетдин-Агыйделский Пучы халык театры белән. 2 ел рәттән Күҗәкә драма коллективы белән райондашыбыз Фатихова Гөлназ Таһир кызы эшләде. Бу авылда яшәүче үзешчән артисларга әйтеп бетергесез уен тәҗрибәсе бирә.
Әлбәттә югарыда аталган факторларның урынлы булуы тамашачы күңеленәдә хуш килде. Коллективларның күтәрелеше, үсеше авыл җирлекләрендә генә түгел район үзәге халкын да әсир итте, рухи бәйләнеш барлыгын күрсәтте.
Быелгы смотрның үзенчәлеге дә шунда: күпчелек коллективлар драматургиянең барлык шартларына туры китереп язылган әсәрләрне сайлады һәм халыкка тәгьдим итте. Татар халкының танылган драматургы Туфан Миңнуллинның әсәрләрен 6 коллектив сәхнәләштерде, классик язучылар Галиәсгар Камал ,Аяз Гыйләҗев,өлкән буын драматургы Юныс Әминов, Башкортостанның күренекле драматургы Наил Гаетбаев әсәрләре куелды.
Халык театры исемен йөртүче театр коллективлары һәм үзешчән драма коллективларына урыннар аерым чыгарылды. Номинацияләр билгеләнде.
Чалманарат авылы мәдәният йорт. Директоры Таҗиева Илсөяр Хаккый кызы. Наил Гаетбайның "Әстәгъфирулла" комедиясе.
Ләйлә Манихова Шәмсия роле өчен бүләкләнде
Алинә Кашапова Ләлә роле өчен бүләкләнде
Ләйсән Мөхәммәтова - Иркә роле өчен бүләкләнде.
Әтәс авылы мәдәният йорты. Директор Зиннурова Энҗе Камил кызы.
Т. Миңнуллин "Ай булмаса, йолдыз бар" драмасында Регина Шәрипова Мәдинә роле өчен бүләкләнде.
Бурсык авылы мәдәният йорты. Директоры Нуриәхмәтов Рәшит Рәис улы. Фәнис Яруллинның "Бер күрешү-үзе бер гомер" комедиясе.
Рәшит Нуриәхмәтов Әхмәт роле өчен бүләкләнде.
Кәзкәй мәдәният йорты. Директор Әхмәтнәбиев Илшат Хәкимҗан улы. Аяз Гыйләҗевның "Көттереп искән җил" комедиясе.
Илнар Магданов - Хәмбәл роле өчен, Денис Магданов Фәрвәз роле өчен бүләкләнделәр.
Яхшый мәдәният йорты. Директор Мусина Лилия Фәрит кызы. Г.Зәйнәшева "Гәйфи бабай өйлән давай" комедиясе
Илгиз Фәхриев - Гәйфи роле өчен, Гөлнара Набиева Мәрьям роле өчен бүләкләнде.
Чуракай авылы мәдәният йорты. Ризван Хәмид "Диде кәрдәш". Директор Нигьматуллина Лира Мәхиян кызы.
Илдар Галимов Флүр роле өчен бүләкләнде.
Иске Айман мәдәният йорты. Директоры Сәетова Кәдрия Шәһидулла кызы. Т.Миңнуллин "Әниләр һәм бәбиләр" драмасы.
Альбина Хабибрахманова - Нина роле өчен, Чулпан Галиуллина Гөлфинә роле өчен бүләкләнде.
Яңа Кормаш авылы клубы. Мөдире Хөсәенов Айваз Азат улы. Д.Салиховның "Мөгез" комедиясе.
Илсур Зарипов -Мәүлихан роле өчен, Флүсә Мансурова Мөзәйнә роле өчен бүләкләнде.
Иске Әлем авыл клубы. Мөдире Сафиуллина Миләүшә Фәнәис кызы. Г.Камал "Бүләк өчен" комедиясе.
Рузилә Мөхәммәтдинова Хәмдия роле өчен бүләкләнде.
Куян авылы клубы. Мөдире Хабетдинова Роза Дөлфәт кызы. Т.Миңнуллин "Әниләр һәм бәбиләр" драмасы.
Флүсә Гарипова - Гөлфинә роле өчен, Айгөл Шәйхразиева Валентин роле өчен бүләкләнде.
Актанышбаш авылы мәдәният йорты драма коллективы. Фәнис Яруллинның "Кызларның кызганнары" комедиясе.
Шәфидуллина Сирина Тетя Фая роле өчен бүләкләнде.
Такталачык мәдәният йорты драма коллективы. Данил Салиховның "Кызлар капкыны" комедиясе.
Альберт Яркәев Мәрдән роле өчен бүләкләнде.
Үзешчән драма коллективлары арасында түбәндәге урыннар билгеләнде. Коллективлар мактау грамотасы һәм акчалата премия белән аерым үзешчән артистлар мактау грамотасы белән бүләкләнде.
3 урын - Теләкәй авылы драма коллективы
Туфан Миңнуллинның "Нәзер" трагикомедиясе
"Үз ролен оста башкаручы" - Илүс Гайнетдинов
3 урын - Татар Суыксу мәдәният йорты драма коллективы
Н.Гаетбаев "Аты барным, дәрте бар" комедиясе
"Үз ролен оста башкаручы" - Хәләф Сираев ( Котлыбай роле өчен)
"Үз ролен оста башкаручы" - Гөлсинә Галиева (Шәмсебикә роле өчен)
3 урын - Аккүз мәдәният йорты драма коллективы
Ләбиб Лерон. "Кичерә алсаң кичер" драмасы
"Үз ролен оста башкаручы" - Гөлназ Харисова (Хәдичә роле өчен)
"Үз ролен оста башкаручы" - Ринат Шәйдуллин (Райнур роле өчен)
2 урын - Яңа Әлем драма коллективы
Г.Зәйнәшева "Язмышлар һәм ялгышлар" драмасы
"Үз ролен оста башкаручы" - Римма Имамова (Тәнзилә роле өчен)
"Үз ролен оста башкаручы" - Данияр Газизов (Тәлгать роле өчен)
2 урын - Иске Байсар драма коллективы
Рәдиф Сәгьди "Сынган беләзек"мелодрамасы
"Үз ролен оста башкаручы" - Артур Фатыйхов ( Зиннур роле өчен)
1 урын - Күҗәкә авылы драма коллективы
Т.Миңнуллин "Әлдермештән Әлмәндәр" моңсу комедиясе.
"Төп рольне иң оста башкаручы ир-егет " номинациясендә - Фәнәвис Ахунов (Әлмәндәр роле өчен)
"Өмет" номинациясендә - Денислам Фазлыев (Илсур роле өчен)
"Үз ролен оста башкаручы" - Илдус Муратов (Әҗәл роле өчен)
"Үз ролен оста башкаручы" - Руслан Ахмадуллин (Искәндәр роле өчен)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев