Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Актаныш репрессия корбаннарын искә алды (+ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

Бүген Актанышта Сәяси репрессия корбаннары истәлегенә багышланган митинг булды. Митинг Җиңү паркындагы репрессия корбаннары истәлегенә бастырылган стелага чәчәкләр салу белән башланып китте. Узган гасырның бигрәк тә 1937-1938 елларында котырган террордан төрле халык катламнарыннан бик күпләгән кешеләр корбан булды. Интеллегенция вәкилләре, эшчеләр сыйныфы, крестьяннар, хәрбиләр каты сәяси репрессиягә эләктеләр. Бу безнең...

Бүген Актанышта Сәяси репрессия корбаннары истәлегенә багышланган митинг булды.
Митинг Җиңү паркындагы репрессия корбаннары истәлегенә бастырылган стелага чәчәкләр салу белән башланып китте.
Узган гасырның бигрәк тә 1937-1938 елларында котырган террордан төрле халык катламнарыннан бик күпләгән кешеләр корбан булды. Интеллегенция вәкилләре, эшчеләр сыйныфы, крестьяннар, хәрбиләр каты сәяси репрессиягә эләктеләр. Бу безнең ил тарихында иң фаҗигале еллар булды һәм моны онытырга хакыбыз юк. Хәзерге вакытта безнең районда гаиләләре репрессиягә эләккән 18 кеше яши. Әле узган ел гына аларның саны 23 иде. Бүгенге очрашуда аларның тугызы катнашты.
Репрессия корбаннарын искә алу көне уңаеннан бүген районның "Игелек үзәге" хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган чара түгәрәк өстәл артында җанлы сөйләшү белән дәвам итте. Район башлыгы урынбасары Илфак Бариев, район ветераннар Советы җитәкчесе, Актаныш үзәк хастаханәсенән килгән вәкилләр өлкәннәрнең сорауларына җавап бирделәр, яңалыклар белән таныштырдылар.
Чара матур чәй табыны артында дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев