Актаныш

Актаныш сәүдә-сәнәгать мәйданчыкларын үстерү яклы

Актанышта кече һәм урта бизнесны үстерү буенча шактый эшләр башкарыла. Сәүдә-сәнәгать мәйданчыклары булдыру юнәлешендә дә эшмәкәрләрне җәлеп итәрлек кызыклы тәкъдимнәр бар. Моңа район җитәкчелеге уңай карый. Район башкарма комитеты чакыруы буенча республикадан белгечләр килеп, Актаныштагы җирләрнең агросәнәгать мәйданчыгы төзергә уңайлы урыннарын карап чыктылар. Сөйләшүләрнең бер өлеше эшмәкәрләр катнашында район Советының...

Актанышта кече һәм урта бизнесны үстерү буенча шактый эшләр башкарыла. Сәүдә-сәнәгать мәйданчыклары булдыру юнәлешендә дә эшмәкәрләрне җәлеп итәрлек кызыклы тәкъдимнәр бар. Моңа район җитәкчелеге уңай карый. Район башкарма комитеты чакыруы буенча республикадан белгечләр килеп, Актаныштагы җирләрнең агросәнәгать мәйданчыгы төзергә уңайлы урыннарын карап чыктылар. Сөйләшүләрнең бер өлеше эшмәкәрләр катнашында район Советының утырышлар залында үтте.

Кече бизнес үсә

Без күреп, ишетеп торабыз, республика икътисади үсештә. Күптән түгел Биектау районы җирлегендә Иннополис шәһәрчеге үз ишекләрен ачты. Ул - Россиядә төзелгән тәүге IT-университет һәм махсус икътисади зона. Биредә эре технологик компанияләргә эш урыннары булдырыла. Федераль дәрәҗәдәге әлеге зур проектка 2012 елның июнендә нигез салынган иде. Хәзер биредә, дөньяның алдынгы иле Сингапур тәҗрибәсендә, Россиядә моңарчы булмаган зур инновацион шәһәр үсеп килә.

Алабуга махсус икътисади зонасының елден-ел киңәя баруын беләбез. Төркия инвесторларына ышаныч күрсәтүче бу төбәктә яңадан-яңа куәтле заводлар калкып чыга. Төркиянең "Хәят-Кимья" компаниясенең җитештерү тармаклары берничә проектны тормышка ашыра. Россия төбәкләре, шул исәптән, безнең республика эшкәртү өчен чимал белән тәэмин итә. Рәсми чыганаклардан күренгәнчә, ел ахырына биредә 4,5 мең хезмәткәр эшләгән. Озакламый бу сан 11 меңгә җитәчәк, ә 2020 елда16 мең булыр дип фаразлана. Махсус икътисади зонадагы резидентларны квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү хезмәт базарында яңа мөмкинлекләргә юл ача.

Ике-өч ел элек Балтач районында, шулай ук, Россиядә беренче булып, "Балтач" хәләл агросәнәгать паркы ачылды. Ул хәләл индустрия белән шөгыльләнүче кече һәм урта эшмәкәрләр өчен генә түгел, хәләл ризык белән тукланырга теләүчеләргә дә зур бүләк булды.

Актанышның да өстен яклары бар

Аңлашылганча, Актанышның да калышырга исәбе юк. 746 ПМК базасында ачылган җитештерү мәйданчыгы 2011 елдан бирле эшләп килә. Эшмәкәрләр анда үз эшчәнлекләрен шактый киң җәелдереп җибәрделәр. Эш проблемасы да өлешчә хәл ителде. Әмма бүгенге таләпләр болар белән генә канәгатьләнергә ирек бирми.

- Безнең авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртүгә кагылышлы зур проектларга алынасыбыз килә, - диде район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Миләүшә Гыйлаева.

Җитештерүчеләр моңарчы Актанышның эре шәһәрләрдән, тимер юл хәрәкәтеннән ерак булуын каршылык тудыручы сәбәп итеп алсалар, инде бу ишарәнең сылтауга сынык кына икәнен аңлый башладылар. Актанышның ике республика белән чиктәш урнашуыннан файдалы элемтәләр урнаштырырга мөмкин. М-7 федераль трассасының Актаныш районы аша узуын да истән чыгарырга ярамый. Хәрәкәт иткән кешегә Уфа, Чаллы, Түбән Кама, Алабуга шәһәрләре дә безгә таба якынаеп беттеләр.

"Верное решение" компаниясе генераль директоры Сергей Мислихин исә Теләче районындага җитештерү мәйданчыгын үрнәк итеп күрсәтте. Анда агросәнәгать паркы 2 елда сафка бастырылган.

Сүздән эшкә күчәргә вакыт

Республикада агросәнәгать парклары һәм мәйдан-
чыклары булдыру буенча Актаныш әлегә кадәр җитди сөйләшүләр алып барды. ТР Җир, мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы белгечләре белән берлектә җир участокларын караганда Иске Байсар, Пучы авыл җирлекләрендәге территорияләр дә күз уңында булды. Проект төзүдә ярдәм итәргә ышандыралар.

Киңәшмә барышында шунысы мәгълүм булды: сәнәгать парклары, мәйданчыклары Актанышка кирәк. Бу бушлыкны тутыру өчен эшлекле тәкъдимнәр кабул итәргә, конкрет эшкә күчәргә Актаныш инде әзер.

- Бу, беренче чиратта, яшьләр эшле булсын өчен кирәк, - диде Сергей Мислихин. - Сәнәгать паркының төп өстенлеге - кооперация. Электрга, суга, газга, канализациягә тоташтыру, юл, элемтә чаралары булдыру кебек инфраструктура, элемтә, коммуникация эшләре кооператив төстә башкарыла. Аерым эшмәкәрләргә бу чыгымнарны каплау үз өсләренә төшсә, җитештерү мәйданчыгы резидентларына болар өчен түләргә туры килмәячәк. Алар соңыннан күрсәтелгән хезмәтләр өчен генә түләп барачаклар.

Сергей Владимирович әйткәнчә, сәнәгать мәйданчыгы төзүче буларак, район башкарма комитетына да һәм биредә эшләячәк резидентларның үзләренә дә дәүләт тарафыннан акчалар бүлеп биреләчәк. Кемнәр соң ул резидентлар дигәндә, алар - шушы мәйданчыкта җитештерү эшчәнлеген башкарачак эшкуарлар.

Әзер корпусларны сатып алганда, яисә арендалаганда тотылган чыгымнарның 25 проценты субсидия рәвешендә кире кайтарыла. Банкларда алар өчен ташламалы кредитлар каралган. Ә җиһаз сатып алып урнаштырганда дәүләт бу чыгымнарның 50 процентын кире кайтарып бирә. Максимум 5 млн. сумга кадәр. Әйтик, җиһаз 10 млн сумлык икән - 5 млн., 15 млн сумлык икән, бу очракта да 5 млн. сум субсидияләнә.

Эшмәкәрләр, сезгә эш табылып тора

Бу - яңа сәнәгать объектлары, яңа эш урыннары, яңа төзелешләр, яшь буынны авылда калдыру чарасы, киләчәккә стимул. Кунакханә, кафе, ял итү урыны. Кооперация булгач, бар да берсен-берсе үстерүгә этәргеч ясый. Кыскасы, Актанышта агросәнәгать паркы төзелеше башланып китәргә тора. Аның ничек булачагы, күпме вакытта төзеләчәге резидентларның - шушы мәйданчыкта эшләячәк эшмәкәрләрнең үзләреннән дә тора.

Актанышта авыл хуҗалыгы продукциясе күпләп җитештерелә. Әмма төрле ассортиментта азык-төлек продукциясе җитештереп, кулланучы киштәсенә тәкъдим итү буенча һаман калышабыз әле. Югары технологияле про-
ектларга алыну өчен зур чыгымнар соралганы мәгълүм. Федераль бюджеттан субсидияләр бирелү бу мәсьәләдән чыгу юлын күрсәтә. Татарстан Президентының һәр районда да шундый комплекс булырга тиеш дип белдерүе дә дәүләттән ярдәм булачагын аңлата.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: