Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Актаныш шахматчылары ТР буенча өченче урында (+ БҮЛӘКЛӘҮ ӨЛЕШЕННӘН ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

31 март көнне Актанышта XI Укучылар Спартакиадасы кысаларында узучы шахмат буенча финал уеннары тәмамланды. Уеннар Балалар иҗат үзәгендә 27 марттан бирле дәвам итте. Спартакиадада республикабызның 18 районыннан командалар катнашты. Актаныш районы данын яклап район шахмат мәктәбе командасы ярышты. Команда составында Хөрмәтуллин Таһир, Саматов Илзир, Гимазова Роза, Мирзагаянова Эльвира, остазлары Ильдар...

31 март көнне Актанышта XI Укучылар Спартакиадасы кысаларында узучы шахмат буенча финал уеннары тәмамланды.
Уеннар Балалар иҗат үзәгендә 27 марттан бирле дәвам итте. Спартакиадада республикабызның 18 районыннан командалар катнашты. Актаныш районы данын яклап район шахмат мәктәбе командасы ярышты. Команда составында Хөрмәтуллин Таһир, Саматов Илзир, Гимазова Роза, Мирзагаянова Эльвира, остазлары Ильдар Имамов һәм Фаһим Галимов.
Биш көн дәвамында барган кискен ярыш нәтиҗәсендә Актаныш районы командасы ТР буенча үз группасында мактаулы өченче урынны яулады. Яшь шахматчыларыбызны һәм тренерларыбызны чын күңелдән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз.
чыганак: aktanysh.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев