Актаныш

Актаныш та республика Президент программасына таяна

Халык буш вакытын, ялын күңелле, ял паркларында уздырсын, бер-берсе белән аралашсын, җанына һәм тәненә сихәт, рухи ләззәт алсын, яшәгән төбәгенең табигате белән хозурлансын, дигән максат белән "Парклар һәм скверлар" республика Президент программасы безнең районда да гамәлгә ашырыла. Мәгълүм булганча, "Парклар һәм скверлар" программасы кысаларында быел Татарстанда барлыгы 143 заманча парк...

Халык буш вакытын, ялын күңелле, ял паркларында уздырсын, бер-берсе белән аралашсын, җанына һәм тәненә сихәт, рухи ләззәт алсын, яшәгән төбәгенең табигате белән хозурлансын, дигән максат белән "Парклар һәм скверлар" республика Президент программасы безнең районда да гамәлгә ашырыла.
Мәгълүм булганча, "Парклар һәм скверлар" программасы кысаларында быел Татарстанда барлыгы 143 заманча парк һәм сквер барлыкка килер дип көтелә. Аларның 75е өр-яңадан төзелә, 68ендә капиталь ремонт үткәрелә. Бу программаны финанслауга каралган бюджет акчасының гомуми күләме 1 млрд. сум тәшкил итә.
Төп төзелешкә керешкәнче, Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе нигезендә, әлеге барлык проектлар буенча да республикада, шул исәптән, безнең районда яшәүчеләр арасында фикер алышулар үткәрелде.
Район Советы рәисе урынбасары Илфак Бариевка берничә сорау белән мөрәҗәгать итеп, үзебезнең Актаныш районындагы эшләрнең торышы белән кызыксындык.
- Илфак Шамилович, әлеге теманы даими яктыртырга тырышабыз, чөнки ял итү урыннары җирлегебездә яшәүчеләрнең мәнфәгатьләрен күздә тотып башкарыла. Халыкта канәгатьлек хисе сизеләме?
- Дөрестән дә, быелгы ел Парклар һәм скверлар елы дип игълан ителде. Аның инициаторы - Татарстан Республикасы Лидеры Рөстәм Миңнеханов. Актаныш беренчеләрдән булып кушылды: таушала башлаган паркларны, скверларны төзекләндерү, яңаларын төзү өстендә зур гына эшләр башкарылды. Шул парклар эчендәге һәйкәлләр, мемориаллар барысы да төзекләндерелде. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы белән бер чорга туры килүе аларны оператив төстә, сыйфатлы итеп башкарырга этәргеч бирде. Нәтиҗәдә, барлык 26 авыл җирлегендәге һәйкәлләрне һәм район үзәгендәге Җиңү паркын яңартуга ирештек. Бу урыннарга район буенча җәмгысе 5 мең төптән артык агач утыртылды. Иң мөһиме: моңа халык та үзе теләп кушылды һәм зур өлеш кертте. Алар киләчәктә халыкка ял итәргә бик матур урыннар булып торачак.
- Кайсы авылларда яңа парк-скверлар барлыкка килде?
- 3 урында яңасы сафка бастырыла. Чуракайда һәм Югары Яхшыйдагысы файдалануга тапшырылды инде. Актанышта төзелә башлаганы да төгәлләнү алдында. Шул максатларга республика тарафыннан районга шактый күләмдә финанс ярдәме күрсәтелде. Тротуар мәйданчыгын, асылмалы күперне, буа тирәсендәге ял итү урыннарын, башка төр аттракционнарын күздә тотып, бу чараларга районның үз акчалары да җәлеп ителә.
- Актанышта, халык телендә дамба дип йөртелгән урындагы бу ял паркының төзелеше
кайчанрак төгәлләнәчәк?
- Актанышны урта өлешеннән икегә бүлеп торган мул сулы буа янында яшеллек паркының төзелеп беткәнен барыбыз да көтәбез. Төп эшләр инде төгәлләнде. Җәяүлеләр өчен ике як ярны тоташтыручы басма-күпер төзелде. Аның урта бер җиренә утыргычлар урнаштырылып, ул инде яшьләрнең дә, өлкәннәрнең дә, хәтта, кармак саплап, балык тотучыларның да яраткан урынына әверелде. Текә ярыннан төшеп-менеп йөрергә уңайлы, бизәкле, киң баскычлары ясалды, су тирәли тротуар җәелде, агачлар утыртылды. Планлаштырган кайбер эшләрне тиз араларда ахырына җиткереп, озакламый, аны рәсми төстә халыкка тапшырырга ниятлибез.
- Ничек уйлыйсыз, мондый программалар алдагы елларда да дәвам итәрме?
- Иң әүвәл, безнең алда бер бик мөһим бурыч тора, ул - ачык һавада, яшәгән төбәгебезнең матур табигатенә сокланып ял итү өчен төзелгән махсус урыннарны саклап тоту. Бу - бик кирәкле программа. Аеруча, район үзәгендә, шәһәрләрдә халыкка ял итәргә матур урыннар, балаларга уен мәйданчыклары кирәк. Киләчәктә дә, республика программаларына нигезләнеп, авылларыбызның төзелеш планнарын караган вакытта паркларның һәм скверларның һәрчак булуын һәм халыкка хезмәт итүен игътибарга алырга тиешбез.
14 августта Татарстан Лидеры Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама шәһәрендә, реконструкциядән соң, Габдулла Тукай исемендәге парк һәм китапханәне ачты. "Парклар һәм скверлар" республика Президент программасы кысаларында төзекләндерелгән ул.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: