Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Актаныш терлекчеләрен дөньякүләм һәм Россиядә билгеле белгечләр өйрәтә — Дәниф Харисов

Районның хуҗалык җитәкчеләре Венгриягә кадәр барып, белем алган. Актаныш районы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре быел көнлек савымны 200 тоннага җиткерергә ниятли. Хәзер биредә көн саен 180 тонна сөт савып алына. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов хәбәр итте. "Безнең максат - сөт...

Районның хуҗалык җитәкчеләре Венгриягә кадәр барып, белем алган.
Актаныш районы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре быел көнлек савымны 200 тоннага җиткерергә ниятли. Хәзер биредә көн саен 180 тонна сөт савып алына. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов хәбәр итте.
"Безнең максат - сөт саву буенча алдынгы районнар исемлегендә булу. Һава шартлары бик үк кулай булмау терлек азыгы әзерләүгә дә йогынты ясады. Тик сөтне киметмибез. Арттыра барабыз. Терлек азыгын тикшерә торган лаборатория сатып алдык. Ул азыкның составын баланста тотарга ярдәм итә. Узган ел һәр сыер 5,9 мең тонна сөт бирсә, быел бу сан 6 мең тоннадан артты", - диде Дәниф Харисов.
Аның сүзләренчә, Актаныш терлекчеләре, белемнәрен арттыру максатыннан, Россия күләмендә танылган галимнәр белән элемтәдә тора һәм алардан тәҗрибә ала.
"Хуҗалык җитәкчеләре, белгечләр Венгриядә булып, укып кайтты. Ростов-Дон галимнәре белән дә эшлибез. Алар Актанышка килеп, белгечләребезне өйрәтә", - диде идарә җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев