Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

АКТАНЫШ ШАККАТЫРА: Монда икән һөнәрчеләр, сурәтчеләр, осталар (+ФОТОДӘЛИЛЛӘР)

Агымдагы елның февраль аенда "Без бергә" Республика балалар иҗат фестиваленә старт бирелгән иде. Әлеге фестиваль "Без бергә" балалар халык иҗаты конкурсын, "Россия сувенирлары" декоратив-кулланма эшләнмәләр күргәзмә-ярминкәсен, "Туган ягыбыз киңлекләре" фотоконкурсын үз эченә ала. Шулай ук бәйгенең махсус номинациясе дә бар - "Һөнәрчеләрнең гаилә династиясе", ул әти-әниләрне дә иҗади бәйгегә тарту...

Агымдагы елның февраль аенда "Без бергә" Республика балалар иҗат фестиваленә старт бирелгән иде.

Әлеге фестиваль "Без бергә" балалар халык иҗаты конкурсын, "Россия сувенирлары" декоратив-кулланма эшләнмәләр күргәзмә-ярминкәсен, "Туган ягыбыз киңлекләре" фотоконкурсын үз эченә ала. Шулай ук бәйгенең махсус номинациясе дә бар - "Һөнәрчеләрнең гаилә династиясе", ул әти-әниләрне дә иҗади бәйгегә тарту максатыннан булдырылган.

"Без бергә" Республика балалар иҗат фестиваленең максаты: Татарстан Республикасы мәктәпләрендә укучы балалар һәм яшүсмерләрнең нәфис-эстетик иҗатын үстерү, Россия халыклары традицияләрен дәвам итү, милли кыйммәтләргә сакчыл караш, хөрмәт тәрбияләү.

Фестиваль-бәйге дүрт этапта - мәктәп (1 февраль-10 март), муниципаль (19-26 март), зона (2-19 апрель) һәм республика (25-27 апрель) - үткәрелә. Балалар төрле номинацияләр буенча осталыкта көч сынашачак.

22 март көнне Актаныш районында да Республикакүләм бәйгенең муниципаль этабы үтте. Шунысы игътибарга лаек, әлеге бәйге район мәктәпләре арасында зур кызыксыну уяткан. Оештыручылар катнашучылар санының көткәннән дә күбрәк булуын искәртә.

Чыннан да, катнашучылар саны гаҗәпләндерерлек. "Без бергә" фестиваленең "балалар халык иҗаты - әдәби сөйләм" өлешендә Актаныш районы буенча барлыгы 27 мәктәптән 43 бала үз сәләтен күрсәтте. "Россия сувенирлары" декоратив-кулланма эшләнмәләр күргәзмә-ярминкәсендә, "Туган ягыбыз киңлекләре" фотоконкурсында 29 мәктәп катнашты.

"Һөнәрчеләрнең гаилә династиясе" номинациясендә катнашырга теләк белдерүчеләр саны 10нан артык иде. Богады мәктәбеннән абыйлы-сеңелле Гаяновлар жюрига чүлмәк ясау серләрен тасвир иттеләр. Абыйсы махсус җайланмада ясаган балчык чүлмәкләрне сеңлесе бизәп, буяп, матурлап тора. Менә шундый гаилә кәсебе.

Залда утыручыларны таң калдырган эшне, мөгаен, Зөбәер мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Руслан Габидинов тәкъдим иткәндер. Ул үзе иҗат иткән мультфильм күрсәтте. Мультфильм флеш-анимация ысулы, ягъни компьютерда ясалган. Геройлар һәм күренешләр исә пластилиннан әвәләнгән. Руслан гаять катлаулы бу хезмәтен гади генә итеп сөйләп тә бирде.

Эш процессы болайрак: башта геройларны пластилиннан әвәләп ясыйм, яссылыкка ябыштырам. Бер үк геройны 15 яки аннан да күбрәк санда ясарга туры килә, бары тик ул ясаган хәрәкәтләр генә алмашына. Һәрбер картонда геройның хәрәкәте үзгәреп торырга тиеш. Ә хәзер төп эшкә күчәбез. Монысы инде катлаулырак, чөнки гади фотоаппарат ярдәмендә картондагы "могҗизаларны" кадрга төшерергә кирәк. Тәртип буенча төшергәннән соң компьютерда монтажлау башлана, ягъни геройлар тизлеккә хәрәкәт итәләр. Мультфильм әзерләүнең соңгы өлешендә геройларны сөйләштерү, музыкаль фон бирү кебек эшләр башкарыла. Ниһаять, мультигыбыз әзер!

Менә шундый яңа технологияне үзләштергән егет "Шалкан" әкиятен төшергән. 2 минутка сузылган мондый могҗизаны балалар гына түгел, өлкәннәр дә да зур кызыксыну белән карады.

"Без бергә" Республика балалар иҗат фестиваленең муниципаль этабы Актаныш районында бик җанлы үтте. Сокланырлык, мактарлык, үрнәк итеп алырлык эшләр бик күп иде биредә.

Нәтиҗәләр буенча җиңүчеләр билгеләнде. Республика бәйгесенең 5 апрельдә Мөслимдә үтәчәк зона этабында катнашачак эшләр саны да 80гә якын булып чыкты. Актанышлыларга уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев