Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

АКТАНЫШ УКЫТУЧЫЛАР КӨНЕН БИЛГЕЛӘДЕ: Аларны бәйрәмнәре белән Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле котлады (+ФОТОЛАР)

Республикада беренчеләрдән булып Актаныш районы бүген үз мөгаллимнәрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итте. Бәйрәм чарасы район мәдәният йортында оештырылды. Бәйрәм чарасында районның иң яхшы укытучылары, тәрбиячеләре, педагогик хезмәт ветераннары РФ Фән һәм Мәгариф Министрлыгының, РТ Фән һәм Мәгариф Министрлыгының, муниципаль район башлыгының һәм район мәгариф идарәсенең Мактау грамоталары, акчалата бүләк...

Республикада беренчеләрдән булып Актаныш районы бүген үз мөгаллимнәрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итте. Бәйрәм чарасы район мәдәният йортында оештырылды.
Бәйрәм чарасында районның иң яхшы укытучылары, тәрбиячеләре, педагогик хезмәт ветераннары РФ Фән һәм Мәгариф Министрлыгының, РТ Фән һәм Мәгариф Министрлыгының, муниципаль район башлыгының һәм район мәгариф идарәсенең Мактау грамоталары, акчалата бүләк белән тәбрикләнделәр.
Барлык чыгышлар һәм тәбрик сүзләре мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан куелган концерт номерлары белән үрелеп барды.
Бүләкләнү мизгелләреннән соң районыбыз укытучыларына, аларны бәйрәмнәре белән котлап, Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле үз концерт программасын тәкъдим итте. Мондый үзенчәлекле бүләкне мөгаллимнәребезгә район хакимияте ясаган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев