Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Актаныш урамнары яктыра

Акча санаганны ярата, диләр. Бүген бу сүзләр аеруча актуаль. Нинди генә эшкә тотынса да, хәзер һәркем һәр тиенне исәпли һәм җитештерү чыгымнарын, продукциянең үзкыйммәтен киметү юлларын эзли. Яңа технологияләр һәм заманча җиһазлар куллану - моның иң уңышлы ысулы. Әйтик, яктылык сибүче диодлы лампалар электр энергиясен экономияләргә мөмкинлек бирә. "2013-2020 елларда...

Акча санаганны ярата, диләр. Бүген бу сүзләр аеруча актуаль. Нинди генә эшкә тотынса да, хәзер һәркем һәр тиенне исәпли һәм җитештерү чыгымнарын, продукциянең үзкыйммәтен киметү юлларын эзли. Яңа технологияләр һәм заманча җиһазлар куллану - моның иң уңышлы ысулы. Әйтик, яктылык сибүче диодлы лампалар электр энергиясен экономияләргә мөмкинлек бирә.
"2013-2020 елларда юл хәрәкәте куркынычсызлыгын арттыру" федераль максатчан программага керү нәтиҗәсендә урамнарны яктырту буенча эшләрне җәелдерү мөмкинлеге туды. Актаныш районы да әлеге программада катнаша. Нәкъ менә шушы төр лампаларны куллану районыбызга электр энергиясе белән беррәттән чыгымнарны экономияләргә дә мөмкинлек тудыра.
Кичә, 11 сентябрь көнне, Актанышта тәүге тапкыр яңа яктырткыч лампаларны куштылар. Төгәлрәк итеп әйткәндә, Ленин проспектыннан, шулай ук Урман урамыннан Химиклар урамына кадәр арада хәрәкәт итүче җәяүлеләрне дә, автомобильчеләрне дә 70кә якын яктылык сибүче диодлы лампалар озата барачак.
Якын киләчәктә Актанышның башка урамнарын да караңгылыктан "чыгару "өстендә эш дәвам итәчәк. Инде киләсе елга "Төзелеш" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте белән берлектә Хөснияров һәм Вахитов урамнары да бу челтәргә кушылыр дип планлаштырыла.
Әлеге программаның авылларга яңа сулыш өрәчәге шиксез. Иң мөһиме, куелган яктырткычлар озын гомерле булсын да, авыллар ерактан ук күренеп торсын.
БЕЗНЕҢ БЕЛЕШМӘ: Электр утын аз тотканлыктан, яктылык сибүче диодлы продукция көннән-көн киңрәк кулланыш таба. Уйлап карагыз: 250 ваттлы гадәти яктырткыч бер сәгатькә 320 ватт электр энергиясен сарыф итсә, диодлы яктырткыч шул вакыт эчендә 60 ватт кына тота. Бу сигез сәгатьлек эш көненә ике киловаттан артык экономия дигән сүз. Акчага күчереп исәпләгәндә, бер яктырткыч көнгә ун сум чамасы акчаны янга калдыра. Шунысы игътибарга лаек: озаграк янган саен ул экономияне күбрәк бирә. Тәүлек буе янып торганда әлеге яктырткычны алуга киткән чыгымнар сигез ай эчендә каплана. Яктылыкны да ул люминесцент лампаларга караганда ун тапкыр күбрәк сибә. Өстәвенә, күзләргә рәхәт: җемелдәми, пульсацияләми.
фото aktanysh.tatarstan.ru сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев