Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Актаныш үз алдынгыларын хөрмәтләде (+ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

Актанышта район алдынгыларының традицион слеты бүген, 20 гыйнвар көнне, Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният сараенда үтте. Әлеге бәйрәм районыбызда һәр яңа ел башында хезмәт уңганнарын бәяләү, хөрмәтләү максатыннан уздырыла. Бәйрәмгә хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары, һәр тармактан алдынгылар, ветераннарыбыз - барлыгы 500 дән артык кеше чакырылган иде. Залда утыручыларны муниципаль район...

Актанышта район алдынгыларының традицион слеты бүген, 20 гыйнвар көнне, Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният сараенда үтте. Әлеге бәйрәм районыбызда һәр яңа ел башында хезмәт уңганнарын бәяләү, хөрмәтләү максатыннан уздырыла. Бәйрәмгә хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары, һәр тармактан алдынгылар, ветераннарыбыз - барлыгы 500 дән артык кеше чакырылган иде.
Залда утыручыларны муниципаль район башкарма комитет җитәкчесе Энгель Фәттахов тәбрик итте.
Тәбрик сүзләреннән соң Энгель Нәвап улы нәтиҗәле хезмәтләре белән уңышка ирешкән райондашларыбызга Россия Федерациясе , Татарстан Республикасы һәм район бүләкләрен тапшырды.
Алдынгылар җыенын быел да "Агыйдел" дәүләт җыр һәм бию ансамбле , мәдәният хезмәткәрләре, укучылар югары дәрәҗәдәге җыр һәм биюләр белән бизәде. Чараның бүләкләү өлешеннән соң районыбыз алдынгылары хөрмәтенә Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле үз концерт программасын тәкъдим итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев