Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Актаныш үзендә «Иделкәем» смотр-конкурсының зона турын кабул итте

1-2 март көннәрендә Әлфия Афзалова исемендәге район мәдәният йортында балалар-яшүсмерләр һәвәскәр театр һәм курчак коллективларының "Иделкәем" республика сморт-конкурсының зона этабы үтә. «Иделкәем» бәйгесе Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге, ТР Мәдәният министрлыгы, "Әкият" Татар дәүләт курчак театры тарафыннан яшь буынга рухи һәм әхлакый тәрбия бирү, театр өлкәсендәге сәләтләрен үстерү максатында үткәрелә....

1-2 март көннәрендә Әлфия Афзалова исемендәге район мәдәният йортында балалар-яшүсмерләр һәвәскәр театр һәм курчак коллективларының "Иделкәем" республика сморт-конкурсының зона этабы үтә.
«Иделкәем» бәйгесе Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге, ТР Мәдәният министрлыгы, "Әкият" Татар дәүләт курчак театры тарафыннан яшь буынга рухи һәм әхлакый тәрбия бирү, театр өлкәсендәге сәләтләрен үстерү максатында үткәрелә.
Бүген Актаныш сәхнәсендә үзебезнең Яңа Әлем мәктәбендә оештырылган "Серле дөнья" халык курчак театры һәм Киров балалар театры белән беррәттән Мөслим, Тукай районнарыннан килгән яшь артистлар көн буе сәхнәдә образга керү осталыкларын күрсәттеләр. Иртәгә исә эстафетаны Минзәлә һәм Сарман һәвәскәрләре кабул итеп алачак.
Катнашучыларның чыгышын Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Людмила Дьяченко, Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге директоры урынбасары Гали Габдрахманов, әлеге үзәкнең баш белгече Рифат Миндубаев бәяли. Нәтиҗәләр республика буенча барлык зоналарда да сайлап алу турлары узгач игълан ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев