Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Актаныш үзешчәннәре - Сарман сәхнәсендә ( + ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

9 ноябрьдә Актаныш районы ветераннар оешмасы делегациясе Сарман районында булды. Актанышларны район чигендә ветераннар оешмасы җитәкячесе Нәҗип Миңнегулов ипи-тоз белән каршы алды. Өлкәннәребез район узәге белән танышканнан соң район мәдәният сараенда "Гәрәбә" клубы узэшчәннәре һәм Иске Кормаш авылының "Хәзинә" бию ансабеле катнашында зур концерт куйдылар. Сарман тамашачысы бу концертны бик...

9 ноябрьдә Актаныш районы ветераннар оешмасы делегациясе Сарман районында булды. Актанышларны район чигендә ветераннар оешмасы җитәкячесе Нәҗип Миңнегулов ипи-тоз белән каршы алды.
Өлкәннәребез район узәге белән танышканнан соң район мәдәният сараенда "Гәрәбә" клубы узэшчәннәре һәм Иске Кормаш авылының "Хәзинә" бию ансабеле катнашында зур концерт куйдылар. Сарман тамашачысы бу концертны бик җылы каршы алды. Зал шыгрым тулы иде, өлкәннәребезнең һәр номерын тамашачы кул чабып каршы алды. Бу концертны әзерләүдэ район ветераннар оешмасының җаваплы сәркатибе, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмэткәре Лира Хафизова, Татарстаннын атказанган мәдәният хезмәткэрләре Мирзанур Фарухшин һәм Луиза Исламова күп көч куйдылар. Концертта Сарман район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова катнашты һәм актанышлыларга тирән рәхмәтен белдерде, иҗади уңышлар теләде.
Соңыннан районыбыз өлкәннәре Җиңү паркында булдылар, район Туган як музееның экспонатлары белән таныштылар.
Ут күрше ике район арасында мондый дуслык мөнәсәбәтләре киләчәктә дә дәвам итәчәк.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев