Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Актаныш үзәгендәге мәктәп һәм балалар бакчаларында саклык чаралары тиешенчә күреләме?

Актаныш үзәгендәге мәктәп һәм балалар бакчаларында террорчылыкка каршы торучанлыкны тикшерү максатында 26 гыйнвар көнне рейдка кузгалдык. Эчке эшләр бүлегендә яңа гына хезмәткә алынган егет - Тимур Ядгәров муляж бомба салынган пакеты белән бинага кереп, үтенечен җиткерә: я баласын бакчага урнаштыру нияте белән мөдирне күрергә тели, я электрик кирәкмиме сезгә, дип...

Актаныш үзәгендәге мәктәп һәм балалар бакчаларында террорчылыкка каршы торучанлыкны тикшерү максатында 26 гыйнвар көнне рейдка кузгалдык. Эчке эшләр бүлегендә яңа гына хезмәткә алынган егет - Тимур Ядгәров муляж бомба салынган пакеты белән бинага кереп, үтенечен җиткерә: я баласын бакчага урнаштыру нияте белән мөдирне күрергә тели, я электрик кирәкмиме сезгә, дип кызыксынган була. Без күренми генә тышта көтәбез. Мондый рейдлар алдарак районның күп бакча-мәктәпләрендә дә узган. Тупас хаталар табылмаган.
- Шартлы террорчы дип атыйбыз бу егетебезне, аны каршылык-киртәләрсез генә кертеп җибәрәләрме, видеокамера, хәвефле сигнал төймәсе (КТС) эшлиме, турникетлар бармы - менә шул яклар тикшерелә. Берничә объектта булдык, кызганычка каршы, запас керү-чыгу юллары, капкалар бикләнмәгән, я ашханә, я спортзал ишеге даими ачык кала. Бездә халык террорчылык дигәнгә җитди карамый әле, - ди җәмәгать куркынычсызлыгы буенча өлкән инспектор Алсу Хисмәтова. Моңарчы әгәр куркыныч террор акты белән күзгә-күз очрашкан булсак, мондый ваемсызлык бер генә оешмада да күзәтелмәс иде, шуңа да, бәлки, моңа көенергә түгел, сөенергә кирәктер. Әмма мәктәп укучылары тарафыннан кылынган куркыныч кан коешларның кайдадыр күз күрмәгән җирдә түгел, күрше төбәкләрдә генә булуын ишеткәч, йөрәккә шом керә. Шөкер, "террорчы" егетебезне ишек төбеннән ары үткәрмәделәр.
- Улым Ранельгә ике яшь тулды, "Алтынчәч" бакчасына узган елның 1 июненнән йөрибез. Бакчадан бик канәгать. Соңга калып килгәндә, ишек бикле була, звонокка басам, чыгып алалар. Саклык чаралары монда тиешенчә күрелә дип уйлыйм, - ди без килгәндә генә улын бакчага озаткан әни Алсу Усманова.
Янәшә урнашкан 7 нче "Алтынчәч" һәм 4 нче "Әтәчкәй" бакчаларында ишекләр эчтән бикле иде. Безне вахтада утыручы ханымнар каршы алды. Үз вазифаларын яхшы беләләр, күренеп тора - инструктаж үткәннәр. Чит кеше кергәндә ниләр эшлисен дә, эвакуация вакытында беренчел гамәлләрне дә, хәвефле сигнал төймәсе белән дә эш итә беләләр. Запас чыгу ишекләре эчтән задвижка белән бикләнә, хәвеф туганда, ачкыч эзләп йөрисе юк, дигән сүз. Телефонда шалтыратучының номеры күренә. Журналга килгән-киткән кеше турында мәгълүмат языла, паспорты булмаган чит кешене кертмибез, диләр.
- Бакча бинасы эчендә бар тәрбияче-хезмәткәрләр берьюлы ишетә алырлык тавышлы элемтә җайланмасы көйләү зарур. Бер генә бакчада да андый әйбер юк. Телефон исә берәү генә, ягъни берәр хәл булса, бүлмәдән бүлмәгә йөрергә яки кәрәзле телефон кулланырга кирәк. Видеокүзәтү Актанышта әле өч бакчада гына көйләнгән. 2017 елда районның бар мәктәп-бакчалары хәвефле сигнал төймәсе белән тәэмин ителде, инде менә 2018 елга видеокамера белән ныгыту бурыч итеп куелды, - ди Алсу Хисмәтова.
"Бөрлегән" шәхси балалар бакчасында камераларны бу язда ук куярга ниятлиләр. Хәвефле сигнал төймәсе юк, анысын каян аласы, ничек урнаштырасы турында бакча мөдире полиция хезмәткәреннән төгәл консультация алды. "Бөрлегән"гә керү, гомумән, бик катлаулы икән. Биек капка бикле, кыңгырауга басуга, эчтән берәр хезмәткәр чыга, үтенеч соравыңны җиткерәсең. Кемдер килгән дип кенә берәү дә ишек-капка ачарга ашыкмый.
6 нчы "Каенкай" бакчасында исә, киресенчә, иркенләп йөргән безнең "террорчы" егет. Туктатучы да, нишләп йөрисең, дип сораштыручы да булмаган. Иртән рейд белән кереп, җитешсезлекләргә төртеп күрсәткәч, әбәт якынлашканда, кабат тикшереп карау нияте белән, янә "Каенкай"га юл тоттык. Капкалар ачык. "Террорчы" "бомба" салынган пакетын ишегалдында күренә торган урынга куйды. 2-3 минут көттек тә, эчкә уздык. Ишекләр бу юлы бикле. Вахтада утыручы Ландыш Кирамова видеокамера аша барын да күреп торган, полиция бүлегенә шалтыратып хәбәр иткән.
Тиз арада бер-бер артлы янгын сүндерү, ашыгыч ярдәм, полициянең тикшерү-оператив төркеме килеп җитте. Гаҗәп, "бомба" куелуы турында хәбәр алган бу хезмәтләрнең барысы да транспортларын бакча капкасы каршына ук китереп туктатты (бик зәһәр җилле салкын көн иде, шул сәбәп булгандыр, күрәсең). Кагыйдә буенча мондый очракта транспорт 300 метрдан якын куелмаска тиеш. Пакетта нинди шартлаткыч икәнен берәү дә белми ләбаса. Район эчке эшләр бүлеге полиция башлыгының җәмәгать тәртибен саклау буенча урынбасары Фәһим Нуриев, беренче эш итеп, машиналарны читкә, куркынычсыз урынга күчерттерде, шартлы рәвештә бакчадагы һәм тирә-юньдәге бар кеше эвакуацияләнде, "Боҗра" операциясе башкарылды.
- Оператив хезмәтләрдән кергән хәбәрләргә җавап бирү әзерлеген тикшергәндә бүген ачыкланган кимчелекләрне бетерү өстендә эшләячәкбез, - дип бәя бирде әзерлеккә Фәһим Нуриев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев