Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Актаныш үзәк хастәханәсенә заманча УЗИ аппараты кайтты (+ФОТОЛАР)

Саулык - иң кадерле байлык. Сәламәтлегебез какшап китсә, без иң беренче табиб янына ашыгабыз. Табиблар безгә тиешле ярдәмне вакытында күрсәтә алсын өчен хастаханәләрдә уңайлы мохит тудыру шарт. Соңгы елларда район үзәк хастаханәсе зур үзгәрешләр кичерә. Хастаханәдә масштаблы төзекләндерү эшләре үткәрелде, яңа медицина җиһазлары кайта. Шундый җиһазларның берсе - заманча УЗИ...

Саулык - иң кадерле байлык. Сәламәтлегебез какшап китсә, без иң беренче табиб янына ашыгабыз. Табиблар безгә тиешле ярдәмне вакытында күрсәтә алсын өчен хастаханәләрдә уңайлы мохит тудыру шарт.
Соңгы елларда район үзәк хастаханәсе зур үзгәрешләр кичерә. Хастаханәдә масштаблы төзекләндерү эшләре үткәрелде, яңа медицина җиһазлары кайта. Шундый җиһазларның берсе - заманча УЗИ аппараты - бүгенннән райондашларыбызга хезмәт күрсәтә башлады. Бәясе 9миллион сумнан артыграк булган бу аппаратнын диагностик мөмкинлекләре зур. Аның белән барлык органнарны да тикшертергә була һәм ул төгәл диагноз куярга мөмкинлек бирә.
Район үзәк астаханәсендә сыйфат ягына зур игътибар бирелә. Яңа кайткан җиһазлар да диагностика һәм дәвалау процессын тагын да нәтиҗәлерәк итәргә булышачак. Район үзәгендә авыл халкына сыйфатлы медицина ярдәмен вакытында күрсәтә алырлык заманча хастаханәнең эшләп килүе районыбыз өчен зур әһәмияткә ия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


 Актаныш үзәк хастәханәсенә  заманча УЗИ аппараты кайтты  (+ФОТОЛАР)

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев