Актаныш

Актанышка эшлекле сәфәр белән Татарстан Республикасы Хәрби комиссары, генерал-майор Сергей Погодин һәм Татарстанда кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Сария Сабурская килде (+ ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

28 октябрь көнне Актаныш дәрәҗәле кунакларны кабул итте. Районга эшлекле сәфәре белән Татарстан Республикасы Хәрби комиссары, генерал-майор Сергей Погодинны һәм Татарстанда кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Сария Сабурская килде. Алар беренче чиратта Советлар Союзы Герое Хәсән Заманов исемендәге Актаныш кадет мәктәп - интернаты укучыларының тантаналы ант бирү чарасында катнаштылар....

28 октябрь көнне Актаныш дәрәҗәле кунакларны кабул итте. Районга эшлекле сәфәре белән Татарстан Республикасы Хәрби комиссары, генерал-майор Сергей Погодинны һәм Татарстанда кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Сария Сабурская килде.
Алар беренче чиратта Советлар Союзы Герое Хәсән Заманов исемендәге Актаныш кадет мәктәп - интернаты укучыларының тантаналы ант бирү чарасында катнаштылар. Шул рәвешле 45 укучы Татарстан Республикасы Хәрби комиссары алдында чын кадетлар булдылар. Әлеге тантаналы чарада район башлыгы Фаил Камаев, башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Ильясов, аның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова, район хәрби комиссары Ленар Әхмәтҗанов, кадетларның әти-әниләре катнашты.
Сергей Николаевичм районыбызның кадет мәктәбенә югары бәя бирде.
Тантаналы чарадан соң районыбыз кунаклары "Яшьлек" МҮ республиканың Минзәлә, Сарман, Азнакай, Актаныш, Мөслим, Зәй районнарның хәрби комиссарлары, булачак призывниклар һәм аларның әти- әниләре белән эшлекле очрашу үткәрделәр.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: