Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Актанышка “Йолдызлык” килде (ФОТОЛАРДА - БҮЛӘКЛӘҮ МИЗГЕЛЛӘРЕ 3)

11-13 март көннәрендә Актанышта "Созвездие-Йолдызлык" республика яшьләр эстрада сәнгате телевизион фестиваленең зона туры үтте. Мондый дәрәҗәдәге фестивальне безнең район үзендә икенче мәтәбә кабул итте. Ике көн эчендә район мәдәният йортында Актаныш, Мөслим, Минзәлә, Әгерҗе районнарыннан яшь башкаручылар чыгыш ясады. Жюри тәкъдим ителгән номерларны карап, гала-концертта күрсәтү һәм супер-финалда катнашу өчен...

11-13 март көннәрендә Актанышта "Созвездие-Йолдызлык" республика яшьләр эстрада сәнгате телевизион фестиваленең зона туры үтте. Мондый дәрәҗәдәге фестивальне безнең район үзендә икенче мәтәбә кабул итте. Ике көн эчендә район мәдәният йортында Актаныш, Мөслим, Минзәлә, Әгерҗе районнарыннан яшь башкаручылар чыгыш ясады. Жюри тәкъдим ителгән номерларны карап, гала-концертта күрсәтү һәм супер-финалда катнашу өчен иң яхшыларын сайлап алды.
"Созвездие-Йолдызлык" хәзерге эстрада сәнгате өлкәсендә эре фестиваль хәрәкәте булып тора, сәләтле яшьләрне иҗади үстерүгә уңай йогынты ясый һәм Татарстан президенты патронажлыгында үтә. Фестивальдә ел саен 5 яшьтән 21 яшькәчә 80 меңнән артык сәләтле бала һәм үсмер катнаша.
Ике көндә дә район мәдәният йортында алма төшәр урын да юк иде. Артистлар, тамашачылар, жюри, кунаклар андагы вакыйгаларга үзләренең катнашы барлыгын тоеп дулкынландылар, борчылдылар. Сәхнәне гадәти булмаганча бизәү һәм заманча җиһазлар куллану гала-концертны чып-чынлап бәйрәмчә һәм матур итте.
"Йолдызлык" талантлы балалар һәм яшьләргә зур сәхнәгә чыгарга, үз сәләтен камилләштерергә ярдәм итә. Күп кенә катнашучылар өчен фестиваль иҗади карьерага старт мәйданчыгы булды. "Вокал-соло", "Вокаль ансамбльләр", "Хореография", "Конферанс" номинацияләре үзеңне эстрада сәнгатенең төрле юнәлешләрендә ачу мөмкинлеге бирә. Елдан-ел башкаручылар осталыгы, фестивальне әзерләү һәм үткәрү дәрәҗәсе күтәрелә. Һәм Актанышта үткән зона туры моны раслый.
фотолар aktanysh.tatarstan.ru рәсми сайтыннан алынды
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев