Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Юл хуҗалыгы министры Актанышка эшлекле сәфәр кылды

Бүген Актанышка эш визиты белән ТР юл хуҗалыгы һәм транспорт министры Ленар Сафин, «Главтатдортранс» учреждениесе директоры Эдуард Данилов булып китте. Аларның килүенең төп максаты - районда төзелә торган юллар һәм күперләр торышы белән танышу. Мәртәбәле кунакларны район башлыгы Фаил Камаев озатып йөрде. ТР юл хуҗалыгы һәм транспорт министры Иске Әлем,...

Бүген Актанышка эш визиты белән ТР юл хуҗалыгы һәм транспорт министры Ленар Сафин, «Главтатдортранс» учреждениесе директоры Эдуард Данилов булып китте.
Аларның килүенең төп максаты - районда төзелә торган юллар һәм күперләр торышы белән танышу. Мәртәбәле кунакларны район башлыгы Фаил Камаев озатып йөрде.
ТР юл хуҗалыгы һәм транспорт министры Иске Әлем, Усы, Бикчәнтәй юларын карады. Шулай ук Шәрип-Мерәс юлындагы эш барышы белән танышты.
Фикер алышу вакытында район эчендәге күперләр торышы да игътибардан читтә калмады.
Министр районыбыз юлларының төзеклегенә уңай бәя бирде. Киләчәктә дә бу юнәлештә эшчәнлек тулы куәттә дәвам итәчәк дип белдерде ул.
Димәк, киләчәктә юлсыз авылларыбыз да һичшиксез юллы булачак. Бу бары тик вакыт эше!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев