Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Актанышлылар - «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызларының дүртенче форумында

Казанда «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызларының дүртенче форумы ачылды. Татарстан башкаласына республиканың 43 районыннан, Россиянең 53 төбәгеннән, 22 ерак һәм якын чит илләрдән 500 артык делегат килде. Өч көнгә исәпләнгән форум быел Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулган көннәргә туры килде. Шуңа күрә дә Казан кунаклары 26 апрельне тулысынча бөек...

Казанда «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызларының дүртенче форумы ачылды. Татарстан башкаласына республиканың 43 районыннан, Россиянең 53 төбәгеннән, 22 ерак һәм якын чит илләрдән 500 артык делегат килде.
Өч көнгә исәпләнгән форум быел Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулган көннәргә туры килде. Шуңа күрә дә Казан кунаклары 26 апрельне тулысынча бөек татар шагыйренең юбилее уңаеннан оештырылачак тантаналы чараларга багышларга ниятли. Пленар утырыш, мәдәни программа 25 апрельгә билгеләнгән. Ә аңа кадәр калфаклы ханымнар татарлар гомер иткән һәр җирлектә милли мәгарифне үстерү, милли мәдәни мирасны саклау һәм тәрбияви проектлар тормышка ашыру турында секция утырышларында фикер алышты.
«Ак калфак» оешмасының IV Бөтендөнья форумында Татарстаннан гына түгел, Россия төбәкләреннән, Австралия, Әзербәйҗан, Беларусь, Казахстан, Кытай, Литва, Польша, Төркия, Үзбәкстан, Украина, Финляндия, Франция, Эстония, Чехия, АКШ илләреннән иң актив татар хатын-кызлары катнаша.
Бөтендөнья татар конгрессы канаты астында эшли торган «Ак калфак» оешмасының җитәкчесе Кадрия Идрисовасүзләренчә, форумның максаты - татарлар яшәүче төбәкләрдә һәм илләрдә татар хатын-кызлары хәрәкәтен җәелдерү, милли тормышны җанландыру, халкыбызның традицияләрен саклау, аларны яшь буынга тапшыруда җаваплылыкны арттыру.
«Ак калфак» оешмасы җитәкчесе фикеренчә, соңгы елларда Татарстан районнарындагы «Ак калфак» бүлекчәләре шактый гына тырышлык күрсәтә. Киләчәктә күбрәк күчмә утырышларга игътибар биреп, уңышлы тәҗрибәләрне өйрәнергә планлаштырыла. Быел җәй, мәсәлән, Әлфия Афзалова исемендәге фестиваль оештырылганда Актаныш районында «Ак калфак»ның өч көнлек күчмә утырышын уздырачаклар. Актанышлылар татар халкының традицияләрен һәм күренекле шәхесләрнең иҗади мирасын саклау үрнәген күрсәтер дип көтелә.
Шулай ук быел тагын бер күчмә утырышны Башкортстан кабул итәчәк.
«Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызларының дүртенче форумында исә Актаныштан "Ак калфак"ның райондагы җирле бүлекчәсе җитәкчесе Айгөл Галимҗанова,аның урынбасары "Ак Рәмзия Рәкыйпова, "ТАТМЕДИА" АҖ филиалы директорының телетапшырулар буенча урынбасары Гөлназ Шиһабетдинова, Кыр-Каентүбә авылыннан Гүзәлия Мирзануровалар катнаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев