Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Актанышлылар ГТО нормативларын гаилә белән бергәләп тапшырды (+ФОТОЛАР)

Республика күләмендә старт алган Зур гаилә уеннары бүген Актанышта да спортсөярләрне бергә туплады. "Без бергә" проекты кысаларында үткәрелүче "ГТО нормативларын гаилә белән бергәләп" дип исемләнгән спорт бәйрәмендә Актаныш районыннан барлыгы 15 гаилә катнашты, алар арасында район үзәгендәге белем бирү учреждениеләре белән беррәттән авыл мәктәпләреннән килгән командалар да бар иде. Катнашучы...

Республика күләмендә старт алган Зур гаилә уеннары бүген Актанышта да спортсөярләрне бергә туплады. "Без бергә" проекты кысаларында үткәрелүче "ГТО нормативларын гаилә белән бергәләп" дип исемләнгән спорт бәйрәмендә Актаныш районыннан барлыгы 15 гаилә катнашты, алар арасында район үзәгендәге белем бирү учреждениеләре белән беррәттән авыл мәктәпләреннән килгән командалар да бар иде.
Катнашучы гаиләләрне район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Айдар Иманаев сәламләде, ул командаларга чиста җиңү һәм уңышлар теләде. Чараның тантаналы ачылышында шулай ук Актаныш районы мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Раниза Шакирова да катнашты.
Яшь үзенчәлекләренә карап, һәр катнашучы ГТОның төрле баскычларында каралган ярышларда үз-үзен сынады. Гаиләләр озынлыкка сикерү, турникта тартылу, аякны туры тотып гәүдәне бөгү, отжимание ясау, яткан килеш гәүдәне күтәрү, йөгерү, йөзү, ату кебек спорт төрләре буенча көч сынаштылар. Аларның нәтиҗәләрен районның ГТО тестларын тапшыру үзәге баш хөкемдары Ринат Газетдинов җитәкчелегендәге команда бәяләде.
"Актаныш" универсаль спорт комплексы залы бүген шау-гөр килеп торды: гаилә әгъзаләре бер-берсе өчен җан атып, ярышларда көч биреп тордылар. Шул рәвешле алар монда да үзләренең бердәмлеген, татулыгын янә бер тапкыр исбат итте.
Шунысы игътибарга лаек, "ГТО нормативларын гаилә белән бергәләп" дип исемләнгән проектта катнашучы гаиләләр арасында районның ГТО тестларын тапшыру үзәге җитәкчесе Ленис Вәлиев гаиләсе дә бар иде. Спорт белән даими шөгыльләнүче әлеге гаилә райондашларыбызга менә шундый матур үрнәк күрсәтте.
Зур гаилә уеннарының нәтиҗәсе 19 март көнне билгеле булачак. Муниципаль этапта җиңүче дип табылган гаилә командасы апрель аенда Яр Чаллы шәһәрендә үтәчәк зона турында катнашып, Актаныш данын яклаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев