Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Актанышлылар Казан тамашачысын шаккаттырды (+ ФОТОЛАР)

Актаныш сәнгатькәрләренең бай эчтәлекле матур концерт тамашасы әзерләп яисә драма әсәрен сәхнәләштереп, районыбыз, күрше төбәкләр һәм башкалабыз - Казан тамашачысына тәкъдим итүе инде күптән күркәм гадәткә әверелде. Быел исә Актаныш районы үзешчән сәнгать коллективлары һәм "Агыйдел" дәүләт җыр һәм бию ансамбле "Җиде тараф - җиде нур" дип исемләнгән иҗат -хисап...

Актаныш сәнгатькәрләренең бай эчтәлекле матур концерт тамашасы әзерләп яисә драма әсәрен сәхнәләштереп, районыбыз, күрше төбәкләр һәм башкалабыз - Казан тамашачысына тәкъдим итүе инде күптән күркәм гадәткә әверелде.
Быел исә Актаныш районы үзешчән сәнгать коллективлары һәм "Агыйдел" дәүләт җыр һәм бию ансамбле "Җиде тараф - җиде нур" дип исемләнгән иҗат -хисап концерт программасын Казан тамашачыларына Г.Тукай исемендәге Татар Дәүләт Филармониясенең концертлар залында 28 апрельдә тәкъдим иттеләр.
Татар Республика инкассация идарәсе башлыгы, якташыбыз В.Х.Вахитов Актаныш якташлар җәмгыяте исеменнән район башлыгына, әлеге матур чараны оештыручыларга рәхмәтләрен җиткерде, истәлек бүләкләре тапшырды: "Актанышлар алар эшли дә, җырлап-биеп ял да итә белә. Кайсы яктан карасаң да, һәрчак алдынгылар. Мин үземнең шул төбәк кешесе булуым белән һәрчак горурланып яшим. Рәхмәт сезгә",- дип белдере ул ихластан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев