Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Актанышлыларны сусыз гына суытып булырга охшап тормый! (+ФОТОЛАР)

Җәйге чорда ара-тирә су булмауга халык, ничектер, ияләшеп бетте кебек. Һәр хәлдә моңа артык гаҗәпләнмибез. "Җәен бөтен кеше бакчасына су сибә, каян һәркемгә дә җитсен инде ул су!", - дип үзебезне үзебез тынычландырган да булабыз әле. Тик менә әллә ни салкын да булмаган кышта суның каядыр "юкка чыгуы" һич аңлашылмый....

Җәйге чорда ара-тирә су булмауга халык, ничектер, ияләшеп бетте кебек. Һәр хәлдә моңа артык гаҗәпләнмибез. "Җәен бөтен кеше бакчасына су сибә, каян һәркемгә дә җитсен инде ул су!", - дип үзебезне үзебез тынычландырган да булабыз әле.
Тик менә әллә ни салкын да булмаган кышта суның каядыр "юкка чыгуы" һич аңлашылмый. Бер генә көнгә югалса, ул кадәр ачу да килмәс иде. Әмма Актанышның МТС һәм 57 бистәләренең кайбер урамнарында су, соңгы арада, бик еш "югала" башлаган. Җитмәсә, бөтен кеше ял итә торган шимбә - якшәмбе көннәрендә!
Бу ялларын да, ни кызганыч, актанышлылар су эзләп үткәргән булып чыкты. Җаваплы оешмаларның телефоннары да тынып тормады ялларда, җитәкчеләрне дә берөзлексез бимазалап торды сусыз халык. Кыскасы, халык борчылды, халык ярсыды.
Ә өметләнеп көткән су кичкә таба гына кинәндерде бистә халкын: анда да югалган су краннарга шактый соңлап, пычрап, төсен югалтып кайтты.
Атнаның беренче көнендә без дә халык белән "су очын" эзләдек. 57 бистәнең Восточная урамында яшәүчеләр иҗади төркемебезне урамга ук чыгып каршы алды. Халык сусыз булса да, моң-зарлары су урынына мөлдерәп тулган иде аларның. "Көздән бирле шушы хәл. Озын көннәр буе сусыз яшибез. Төнлә кер юарга да өйрәнеп беттек инде", - дип сүз башлаган апаны күршеләре бердәм күтәреп алды: " Ярый без җаен табабыз, ә яшьләр нишләргә тиеш? Аланың бит яшь балалары да бар? Көн буе ничек сусыз утырмак кирәк?" һ.б., һ.б...

Ачулы халык шул рәвешле судан - юлларга, юлдан башка проблемаларга "акты да акты". Шактый тулган иде шул су көтеп гаҗиз булган абый-апаларның зар капчыклары.

"Сез киләсе булгангадыр инде, бүген иртәннән үк су бирделәр әле", - дип сөенечен җиткерде безне өенә үк дәшкән бер апа. (Ни ела, ни көл! Су безгә генә карап акса, көн дә урап китәр идек лә без! ) Ә өй кечкенә генә су саклау базасын хәтерләтте кебек: юыну бүлмәсе эреле-ваклы савытлар белән тулган. Савытларда - саргылт су. Әлеге урамдагыларның барысы да үзләрен мондый су саклау урыннары белән тәэмин иткән булып чыкты, кемдер - мунчада, кемдер өйдә су запасын саклый. Башка юл юк чөнки.

Восточная урамында сүтелә башлаган су йомгагының очы "Теплосервис" оешмасына таба тәгәрәде. Без уйлаганча ук, оешма җитәкчесе Дилфат Нәгыймов актанышлыларны борчыган сусызлык проблемасы эчендә шактый тирән "йөзә" булып чыкты. Актаныш районында 2003 елдан бирле халыкка 3 тармак буенча хезмәт күрсәтүче әлеге оешмада су мәсьәләсе чыннан да бик кискен тора.

"Бүгенге көндә 57 бистәне, сельхозтехника зонасын су белән тәэмин итү өчен 5 скважина тулы куәттә эшли. Әмма су кулланучыларның артып торуы нәтиҗәсендә бу территорияне су белән 100% тәэмин итәргә аларның көче җитеп бетми. Суны арттыру юнәлешендә аэропорт зонасы перспективалы булып санала. Бүген биредә 8 скважина бар, аларның дүртесе эшләп утыра. Икесе 57 бистә, сельхозтехника зонасына су бирсә, икесе - Әлемгә. Тагын икесенең суы аз дип, алар туктатып торылды. Промзонага дип шулай ук ике скважина борауланган, алар инде тоташтырылган да. Шушы участоктан 57 бистәгә дә трасса сузылган, егәрлек җитмәү сәбәпле, трассаларда әлегә су юк. Бик тиздән биредә трансформатор алыштырылып, өстәмә су запасы булачак", - дип, Дилфат Мисхәт улы булган проблемаларга ачыклык кертте.

Бүгенгә югарыда әйтелгән бистәләрдәге су мәсьәләсе менә шулайрак тора. Әкият илендә яшәмибез, җәмәгать , чынбарлыкта чуртан кушуы буенча тиз генә эшләнә торган могҗизалар, кызганычка каршы, юк һәм була да алмый. Шулай булгач, өметләнергә һәм көтәргә генә кала. Аңлашылганча, су мәсьәләсенең уңай якка хәл ителүе бары тик вакыт эше генә.

Су запасларын яңарта-яңарта тагын бераз көтеп карыйк әле. Көтеп тә нәтиҗәсе булмаса, алга таба күз күрер. Ачның ачуы яман булган кебек, кызган халыкны барыбер сусыз гына суытып булырга охшап тормый!

PS: Язманы автор һәм редакция рөхсәтеннән башка сайтларга һәм башка басмаларга күчереп алу тыела.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев