Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Актанышның 401 укучысы район башлыгының чыршы бәйрәмендә катнашты (+ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

Бүген, 7 гыйнвар көнне, Актанышның сәләтле балалары район башлыгының чыршы бәйрәменә җыйналды. Елдан ел үзгә, елдан ел күңелле мизгелләргә баеп барган әлеге дәрәҗәле чара быел да үзенчәлекле итеп оештырылган иде. Башка елларда бу бәйрәмгә районыбызның 100 укучысы чакырулы булса, быел мондый бәхет 401 укучыга елмайды. Сәхнә җыр-биюләрдән, тәбрик сүзләреннән яңгырап...

Бүген, 7 гыйнвар көнне, Актанышның сәләтле балалары район башлыгының чыршы бәйрәменә җыйналды. Елдан ел үзгә, елдан ел күңелле мизгелләргә баеп барган әлеге дәрәҗәле чара быел да үзенчәлекле итеп оештырылган иде. Башка елларда бу бәйрәмгә районыбызның 100 укучысы чакырулы булса, быел мондый бәхет 401 укучыга елмайды.
Сәхнә җыр-биюләрдән, тәбрик сүзләреннән яңгырап торса, зал балаларның шат елмаюларыннан балкыды.
Районыбызның киләчәге булган алдынгы укучыларны муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Энгель Фәттәхов тәбрик итте. Аның "Мәктәпне мин тегермән белән чагыштырам", - дигән сүзләре залда утыручы мәктәп директорларын, мөгаен, уйланырга мәҗбүр иткәндер. "Тегермәннән югары сортлы он да чыга, беренче, икенче сортлы онны да алабыз. Ә онның сыйфаты тегермәннән генә түгел, чималдан да тора", -диде республика мәгарифен үстерүгә зур өлеш керткән Энгель Нәвап улы.
Тирән мәгънә салынган бу сүзләрдән соң Энгель Фәттәхов мәктәп тормышында кайнап яшәүчеләрне, уку алдынгыларын, фән олимпиадаларында җиңүчеләрне, спортта һәм мәдәният өлкәсендә уңышка ирешүчеләрне тәбрик итте, һәр укучыга, кулын кысып, Рәхмәт хаты тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев