Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Актанышның беренче мәктәп укучылары могҗиза тудырырга да сәләтле (+ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

Яңа ел алдыннан һәркем могҗиза көтәдер, мөгаен. Аеруча балаларга тансык бит ул елга бер генә килә торган бәйрәм. Ә көткән могҗизаң чынга да ашса, тормышның аклы - каралы гына түгел, ә бәлки төрле төсләрдә булуына инанасың. Актаныштагы 1нче санлы урта мәктәп укучылары да ышана ул Яңа ел могҗизаларына. Ышану -...

Яңа ел алдыннан һәркем могҗиза көтәдер, мөгаен. Аеруча балаларга тансык бит ул елга бер генә килә торган бәйрәм. Ә көткән могҗизаң чынга да ашса, тормышның аклы - каралы гына түгел, ә бәлки төрле төсләрдә булуына инанасың.
Актаныштагы 1нче санлы урта мәктәп укучылары да ышана ул Яңа ел могҗизаларына. Ышану - бер нәрсә. Бу мәктәп укучылары иңнәргә хыял да куя белә, яшь аша елмайтырга да сәләтле алалар.
Ничек дип сорарсыз сез. Аның сере бик гади: йөрәк җылысын, бердәмлек-татулык хисләрен бергә туплап, мәктәптә түгел, ә өй шартларында белем алган иптәшләренә җиткереп торып. Әйе, әйе, мәктәп белән өй арасын якынайтып, мәктәптәге дуслыкның дәвамын өйдәгеләргә китереп җиткереп.
Бүгенге көндә Актанышның беренче санлы мәктәбенең 6 укучысына өй шартларында белем алырга туры килә. Әмма бу дөнья шуның белән генә чикләнә дигән сүз түгел. Алар яши, алар укый, алар иртәгәге көннең бүгенгесеннән яхшырак, өметлерәк булуына ышана.
Менә шушы балаларга Яңа ел бүләге ясады да инде мәктәпнең волонтерлары. Бу көнне аларның йортына Кыш бабай, Кар кызы белән бергә Яңа ел үзе кергәндәй тоелды. Изге теләкләр, матур сүзләр, сихри кичерешләр, Кыш бабай бүләкләре , ә иң мөһиме - дуслар, аларның ярату һәм хөрмәте, "Тизрәк терел! Без сине мәктәптә көтәбез!" дигән иң кадерле сүзләр - могҗиза шушы түгелме соң инде?
Волонтерлар үзләре дә бик бәхетле иде бу көнне, чөнки Яңа елны якынайткан бу көн дә бер файдасыз үтмәде. Дусларга ярдәм кулы суза алды алар бүген, аларның күгендә өмет йолдызы кабыздылар. "Бүләк" мәчетеннән Рәшит Мансуровка да чиксез рәхмәтле волонтерлар, нәкъ менә шушы Аллаһ йорты балаларны сөендереп, аларга күчтәнәч пакетлары туплауга саллы өлеш керткән.
Бердәм булсаң гына матур эшләр башкарып була. Моны беренчелеләр белә. Моны беренче мәктәп укучылары даими исбатлап тора. Матур үрнәк дәвамлы була күрсен!
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев