Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Актанышның гүзәл затларын район башлыгы тәбрик итте

Хөрмәтле хатын-кызларыбыз! Сезне якынлашып килүче 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне белән чын күңелдән котлыйм. Хатын-кызның роле тормышта да, гаиләдә дә гаять әһәмиятле. Алар авыл хуҗалыгында, хезмәт күрсәтү өлкәсендә, мәгариф, мәдәният, сәнәгать һәм башка тармакларда актив хезмәт куялар. Кыю төстә эшмәкәрлек белән шөгыльләнәләр, җирле үзидарә органнарында, хакимият структураларында актив эшчәнлек...

Хөрмәтле хатын-кызларыбыз! Сезне якынлашып килүче 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне белән чын күңелдән котлыйм.
Хатын-кызның роле тормышта да, гаиләдә дә гаять әһәмиятле. Алар авыл хуҗалыгында, хезмәт күрсәтү өлкәсендә, мәгариф, мәдәният, сәнәгать һәм башка тармакларда актив хезмәт куялар. Кыю төстә эшмәкәрлек белән шөгыльләнәләр, җирле үзидарә органнарында, хакимият структураларында актив эшчәнлек алып баралар. Без тормышта ир-атларга терәк булучы барлык хатын-кызларга, күп балалы әниләргә, ятим балалар алып тәрбияләүче гаиләләргә, гаилә учагын саклаучы гүзәл затларыбызга ихластан рәхмәтлебез. Ана телебезгә, мәдәниятебезгә һәм милли традицияләребезгә мәхәббәт гаиләдә тәрбияләнә. Хөрмәтле хатын-кызларыбыз, бәйрәм көнегездә сезгә гөл-чәчәкләр, күңелле мизгелләр, тынычлык, мәхәббәт һәм муллык, бәхет телим. Һәрвакыт елмаеп яшәгез, бәхет-шатлыклар һәрбер көнегезне язгы кояш кебек якты итсен. Гаиләләрегезгә иминлек, тыныч тормыш телим.
Бәйрәмегез мөбарәк, бәхетегез түгәрәк булсын!
теманы дәвам итеп фотомизгелләр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев